-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
КАЗАН АВТОБУСЛАРЫ ТАТАРСТАН ТАРИХЫН ӨЙРӘТӘ
Татарстан башкаласында “Тарихка кер” дигән проект башланып китте. 180 автобуста, бу шәһәрнең 11 маршрутында дигән сүз, QR-кодлы махсус стикерлар барлыкка килде. Аларны скан ясап күчереп алганда, ТР Милли музее фондларында саклана торган сирәк экспонатлар белән танышырга мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Автобус салоннарында QR-кодлы өчәр стикер һәм Татарстан музейларыннан экспонатларның сурәтләрен күрергә була. Алар турында күбрәк белер өчен смартфонның камерасын QR-кодка туры китерергә һәм проектның сәхифәсенә генә керергә кирәк. Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитеты рәисенең урынбасары Ирина Чупрова сүзләренә караганда, проектның бер үк вакытта мәдәни-агарту һәм социаль функцияләре бар – ул Казан кешеләренә дә, ТР башкаласы кунакларына да кызыклы.
“Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгына әзерләнде. Автобуста барганда, пассажирлар республика белән бәйле экспонатлар тарихын өйрәнә, фотографияләрен һәм видеосын карый ала”, – дип ачыклык кертте Ирина Чупрова.
Проектта барлыгы 18 экспонат тәкъдим ителә — алар арасында Габдулла Тукайның соңгы китабы, Муса Җәлилнең фотоальбомы, Якуб Чанышевның ике тапкыр трофей булган шашкасы, Александр Вишневскийның хирургия кораллары, Бакый Урманченың алты метрлы рәсеме һәм башка бик кызыклы экспонатлар бар. Алар күренекле шәхесләр турында бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерә. Проектның авторы Антон Райхштат проектта тәкъдим ителгән барлык экспонатларның да ХХ гасырга каравын белдерә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз