Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАН ХАЛЫК САНЫ БУЕНЧА БЕРЕНЧЕ!

Казан халык саны буенча беренче урынга чыкты.

Казан халык саны буенча беренче урынга чыкты.

      Бу рейтингта Татарстан башкаласы Түбән Новгородны узып китте. Әйтик, Казанда 2020 елның 1 гыйнварына 1,257 миллион кеше яшәгән, ә Идел буе федераль округының үзәк шәһәрендә — 1,252 миллион. Өченче урында - Самара, анда 1,156 миллион кеше яши. Уфада 1,128 миллион кеше исәпләнә.

     Татарстанда 2020 ел башына барлыгы 3,9 миллион граждан исәпләнә. Шуларның 900 меңе авылларда яши. Яр Чаллыда 533,8 мең кеше яши. Түбән Кама районында 276,3 мең кеше яши, Әлмәт районында - 208,9 мең кеше. Республиканың калган районнарында һәр районда 200 меңнән артык кеше исәпләнә.

     Казанда иң күп кеше Совет районында яши — 320,4 мең кеше. Шәһәрнең Идел буе районында - 252,5 мең, ә Яңа Савин районында 221,5 мең кеше яши. Киров районында — 132,7 мең, Мәскәү районында — 127,7 мең, Авиатөзелеш районында — 117,2 мең, Ә Вахитов районында-85,1 мең кеше яши.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев