Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАН САБАНТУЕНА БҮЛӘК ҖЫЯЛАР

Җигүле атларны, колгага эленгән чигүле сөлгеләрне, тальян моңнарын сагынсагыз, 24 июнь көнне Казан үзәгенә рәхим итегез!

Сабантуй – безнең иң матур милли бәйрәмнәребезнең берсе. Аңа бүләк җыю йоласы да гомер-гомергә матур гадәт булып сакланган. Республиканың район-авылларында гына түгел, Казан каласында да бәйрәмгә бүләк җыю традициягә кереп бара. 

Быел күңел ачу чарасы башкалабызда өченче тапкыр уздырыла. Бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар, милли киемнәрдәге артистлар, музыкантлар, шулай ук шәһәр халкы һәм туристлар катнашында йөреш шәһәрнең дүрт мәйданчыгыннан башланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә сөйләделәр. 

“Башкалабызда әлеге матур традицияне яңарту юкка түгел. Бу – шәһәрдәге туризм үсешенә уңай йогынты ясарга тиеш. Халык татар милли көнкүреше белән танышачак. Килгән кунаклар да, шәһәр халкы да бу тамашада катнаша алачак. Киләчәктә без бу традицияне дәвам итәчәкбез”, – ди Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова. 

Беренче бүләкләрне тапшыру Казан Кремле диварлары янында 11:00 сәгатькә планлаштырылган.

“Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе дә бүләк бирәчәк. Нинди бүләк икәнен әлегә белмибез, әмма ул балалар өчен булачак. Аннары Казан мэры Илсур Метшиннан да бүләк алабыз”, - диде бүләк җыю тантанасын оештыручы Татарстанның рестораторлар берлеге рәисе Зөфәр Гаязов

Тагын өч тукталыш «Корстон», Иске Татар бистәсе һәм «Туган авылым» милли комплексы каршында булачак. Йөрешнең финал ноктасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданчыкта куелачак. 11:30 сәгатьтә анда тагын бер бүләк тапшыру чарасы планлаштырылган, ә 12:30 сәгатьтә – республиканың иң яхшы фольклор коллективлары чыгышы белән театральләштерелгән тамаша узачак.

Сабан туена бүләк җыю чарасын өченче тапкыр оештыручы Зөфәр Гаязов әйтүенчә, гадәттә, бүләкләр күп һәм төрле була.

Кунакханә җитәкчеләре кунакханәгә урнашырга сертификат, рестораннар исә кичке ашка сертификат бирә икән. Барлык бүләкләр Сабан туе уен-ярышларында җиңәчәк катнашучыларга тапшырылачак. 

Бүләк җыю чарасының максаты – халкыбызның милли гореф-гадәтләрен торгызу гына түгел, туристларны да җәлеп итү.

“Пандемиядә зыян күргән туристлык агымын җайга салу планлаштырыла. Дөрес, май бәйрәмнәрендә вәзгыть уңай нәтиҗәләр бирде. Билгеле, масштаблы чаралар, фестивальләр зур роль уйный. Сабан туена бүләк җыю чарасы әллә ни зур булмаса да, ул бик матур һәм якты чара. Ул туристларны Казанга җәлеп итәргә ярдәм итәчәк”, - диде Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова. 

Җигүле атларны, колгага эленгән чигүле сөлгеләрне, тальян моңнарын сагынсагыз, 24 июнь көнне Казан үзәгенә рәхим итегез!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев