Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАН ТАРИХЫН БЕЛӘСЕҢМЕ?

«Идел» журналының Ютуб каналында алып барылга торган “Казан: куллану инструкциясе” проектының чираттагы кунагы Татар китабы директоры, «Гыйлем» фән һәм мәгариф үзәге җитәкчесе Айдар Шәйхин.

«Идел» журналының Ютуб каналында алып барылга торган “Казан: куллану инструкциясе” проектының чираттагы кунагы Татар китабы директоры, «Гыйлем» фән һәм мәгариф үзәге җитәкчесе Айдар Шәйхин. 

Заманында Екатерина II фәрманы белән 1768-1769 елларда төзелгән  Апанай мәчете нинди серләр саклый? Казан тарихында икенче  таш мәчет буларак кереп калган Аллаһ йорты сәүдәгәр Якуб Солтангалиев акчасына төзелгән. Әмма  соңрак Апанаевлар карамагына күчкән. Чөнки данлыклы эшмәкәрләр мәчет тормышында зур роль уйнаган. Халыкта Байлар мәчете, дигән атамасы да бар. 

Апанай мәчете — федераль дәрәҗәдәге һәйкәл. Ул Иске Татар бистәсенең алыштыргысыз бер өлеше булып санала. Бинаның тышкы ягындагы тыйнак барокко аның чын яшен белдерми, ә эчке ягы купшылыгы белән гаҗәпләндерә. Әлеге гүзәллекне тудырган архитекторның исеме билгесез.

Гаҗәеп үзенчәлекләре бина һәм атаклы Апанаевлар нәселе турында Айдар Шәйхин кызыклы фактлар белән уртаклаша. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев