-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
«Казан урамнары тарихы» - экскурсия
Мультимедиа паркының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Россия - минем тарихым" мультимедиа паркы «Казан урамнары тарихы» исемле экскурсияләр циклын башлап җибәрде.
Экскурсияләр июнь аенда һәр чәршәмбе көнне узачак. Башлану вакыты — 19:00.
Катнашучылар фотографияләр һәм тарихи хроника ярдәмендә шәһәрнең һәм аның гореф-гадәтләренең формалашу чорларын белә алачак. Белгечләр конкрет урамнар мисалында кунакларны һәм шәһәр халкын элек сәүдәгәрләр һәм атаклы морзалар яшәгән Казандагы йортлар белән таныштырачак.
10 июньдә катнашучылар Мәскәү районын, 17 июньдә — Киров районын, ә 24 июньдә Совет районын караячак. Экскурсиягә язылу өчен 7 (843) 267-42-04 телефонына шалтыратырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз