Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАН ЯРМИНКӘСЕНӘ 40 КИЛОЛЫ БУА КАБАКЛАРЫН ДА КИТЕРӘЧӘКЛӘР

Гигант кабакларны Буа районының Камаловлар гаиләсе үстергән.

Гигант кабакларны Буа районының Камаловлар гаиләсе үстергән.

Миләүшә һәм Айдар Камаловлар Түбән Наратбаш авылыныкылар. Хуҗабикә әйтүенчә, “Гигант” сортлы кабаклар орлыгын кибеттән алганнар, майда утыртып, җәй буе су сипкәннәр, пестицидлар кулланмаганнар. Барлык орлыктан 4се генә тишелеп чыккан, барлыгы 16 кабак өлгергән.

Гаиләдәгеләрнең берсе дә уңышның шундый зур булачагы турында уйлап та карамаган:
- Иң зурысы 50 килограмм, калганнары 20-40 килолы. Иң кечкенәсе 5 килолык, ул әлегә түтәлдә - дип сөйли Миләүшә Камалова.

Мондый мул уңышка бөтен авыл халкының исе китә. Гигант кабактан Миләүшә Камалова ботка, бәлеш пешерергә уйлый, дус-туганнарын сыйларга ниятли. Кабакларның берсе бу атнаның шимбәсендә булачак ярминкәдә булачак. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатуда күрә аласыз.
 

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев