-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра
19-22 май көннәрендә Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасына (рус. ОИС) керүче илләрнең яшь дипломатлары форумы уза. Ул быел алтынчы мәртәбә XIII Халыкара “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022” саммиты кысаларында оештырыла. Форумда 35 делегат катнашуы көтелә.
Алты ел эчендә форумда дөньяның 35 иленнән (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы регионы) якынча 160 яшь дипломат катнашкан. Куркынычсызлыкның бүлемсез булуы проблемасы, халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә Татарстанның әһәмияте һ.б. – быелгы форумның төп темалары шундый. Форум нәтиҗәләре буенча дипломатия нигезләре буенча видеодәресләр булдырылачак. Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
“Алдан таныш булган кешеләр белән хезмәттәшлек итү күпкә җиңел һәм рәхәт. Алардан нәрсә көтәргә, теге яисә бу вазгыятьтә үзтотышлары нинди һ.б. - формаль булмаган элемтәләр кору шуның өчен кирәк тә инде. Таныш булмаган партнерлар белән эш алып бару исә күбрәк көч таләп итә. Дипломатия актив, “тере” сөйләшүләр алып баруны күз уңында тота. Дипломатны табиб һөнәре белән чагыштырырга мөмкин. Алты ел укып кына чын табиб дәрәҗәсенә җитә алмаган төсле, дипломатларга да, илен тәкъдим итү өчен, югары уку йортын тәмамлау гына җитми. Моның өчен ким дигәндә 20-25 ел таләп ителә. Әлеге форум сыман мәйданчыклар яңа формаль булмаган элемтәләр булдырырга ярдәм итә”, - ди Чит ил эшләре министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков.
Саммит кысаларында уза торган тагын бер мөһим чараларның берсе – Яшь эшмәкәрләр форумының бер этабы. Әлеге форумның онлайн программасы 10 апрельдән алып 18 майга кадәр узды, аның нәтиҗәсендә 35 иң яхшы стартап сайлап алынган. Алар иртәгә, 20 май көнне, проектларын экспертларга тәкъдим итәчәк.
Мисал өчен, былтыргы җиңүчеләр арасында CricFlex проекты булган (авторы - Габдулла Әхмәт, Пакистан). Ул крикет уены өчен датчиклар белән тәэмин ителгән махсус җиң булдырудан гыйбарәт. Җиң уен барышын “күзәтә”, кагыйдәләргә туры килмәгән хәрәкәтләрне билгели һәм нәтиҗәләрне телефонда күрсәтә. Проектына 7 мең доллар җәлеп иткән Габдулла Әхмәт крикет уенын камилләштерү һәм популярлыгын арттыруны максат итеп куйган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз