Логотип Идель
Эксклюзив

Казанда банкоматны таяк белән ачкан 58 яшьлек ирне тоткарлыйлар

Соңрак банкоматта 2,7 млн сум булуы ачыклана.

Банкоматны таяк белән ачарга өлгерсә дә, ир-ат акча урлый алмый. Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ирнең банкоматка килүен беркем дә күрми. Ул банкоматны таяк белән ачканда акчаның кодлы йозак астында булуын күреп, кача. Соңрак банкоматта 2,7 млн сум булуы ачыклана.

Ир видеокүзәтү камералары объективларына эләгә, шул рәвешле аны тоткарлыйлар. Элегрәк аның хатын-кызлардан хастаханәдә телефон һәм банк картасын урлаганы билгеле була. Хәзерге вакытта урлашуга омтылу маддәсе буенча иргә карата эш кузгатылды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев