Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР ПАРКОВКАСЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

Үзәк Универмаг каршындагы автоледилар өчен әзерләнгән машиналар тукталу урыны гадәтиләреннән ничек аерыла соң?

Мондый парковка Татарстанда беренче тапкыр гына ясалган әле.


Фото социаль челтәрдән алынды.

Үзәк Универмаг каршындагы автоледилар өчен әзерләнгән машиналар тукталу урыны гадәтиләреннән ничек аерыла соң?

Беренчедән – ул алсу төстә. Икенчедән, анда хатын-кыз рәсеме төшерелгән. Әмма төп аерма – мәйданында. Гадәти 2,5 метр урынына – 4,4 метр! Сәүдә үзәгенең җитәкчеләре моны хатын-кыз сатып алучыларының уңайлылыгы өчен эшләдек, дип аңлата.

Мондый парковкалар Европа, Кытай, Көньяк Кореядә, Швейцария, Гарәп Әмирлекләрендә инде күптән бар. Россиядә беренче шундый машиналар тукталу урыны 2017 елда барлыкка килгән иде – Мәскәүнең “Домодедово” аэропортында. Мәйданның зуррак булуы хатын-кызларга балалар коляскасын яки автокәнәфине алу мөмкинлеген җиңеләйтә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев