Логотип Идель
Эксклюзив

Казанда электр самокатлар куллану кагыйдәләре үзгәрде

Соңгы вакыйгаларны искә алып, Казанда электр самокатлардан кулланучылар өчен яңа кагыйдәләр кабул ителде.

Әгәр моңа кадәр юл аварияләренә эләгеп, имгәнүчеләрнең, һәлак булучыларның күпчелеге – машина, мотоцикл йөртүчеләр булса, хәзер бу исемлекне самокатта йөрүчеләр дә тулыландыра.

Соңгы вакыйгаларны искә алып, Казанда электр самокатлардан кулланучылар өчен яңа кагыйдәләр кабул ителде. 

Мәсәлән, самокаттан файдаланучылар өчен максималь тизлек - 25 км/сәг, ә 60 зонада 10-15 км/сәг. Кайбер урыннарда хәрәкәт тыелган: алар арасында Казан Кремле, Павлюхин урамы, 91 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы территория, «Кырлай» паркы, «Урам» паркы, М.Миль урамы, А.Кутуй урамындагы сәнәгать зонасы – Бохара урамы һәм башкалар.

Шулай ук шәһәрдә 16 участок бетерелгән, анда самокатолар стоянкасы юл хәрәкәте кагыйдәләренә һәм Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә туры килми. 

Шулай ук мондый транспорт чараларын дөрес парковкаламауга контроль көчәйтелде. Хокук бозучыларны 500 сум күләмендә штраф көтә. Июнь аенда 488 штраф салынган, ә май аенда бу сан 200-гә җиткән. 

16 яшькә кадәрге балалар һәм исерек яки наркотик кулланучы затлар тарафыннан самокатларны куллану катгый тыела.

Илүзә Ибәтуллина 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев