Логотип Идель
Эксклюзив

Казанда тимер юл аша йөгереп чыккан ир-атны поезд таптаткан

Машинист ир-атны күреп тормозга баскан һәм каты сигнал биргән, әмма бу ярдәм итмәгән.

Казанда рөхсәт ителмәгән урында тимер юл аша йөгереп чыккан ир-атны поезд таптаткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Идел буе тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүмат буенча, фаҗига 14 июньдә кич Горький тимер юлының Дәрвишләр-Әмәт участогында булган. Ир-ат рөхсәт ителмәгән урында тимер юл аша йөгереп чыккан.

Машинист ир-атны күреп тормозга баскан һәм каты сигнал биргән, әмма бу ярдәм итмәгән. Поезд ир-атны таптатып үтергән.

Хәзер һәлакәт факты буенча тикшерү бара. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев