-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
Татарстандагы иң кирәкле һөнәр ияләрен атаганнар Татарстанда иң кирәкле һөнәр ияләре – машина йөртүчеләр, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор, механик-җыю эшләре слесарьлары.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда “УМНИК” финалистларын билгелиләр: ярты миллионга кемнәр лаек булыр?
Быел “УМНИК” инновацион проектлар конкурсына барлыгы 134 гариза килгән. Финалга узган 72 катнашучы өч көн дәвамында проектларын экспертлы жюрига тәкъдим итте. Проектлар презентациясе Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды мәйданчыгында узды.
Проектлар алты юнәлеш буенча кабул ителгән. Болар – цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа җайланмалар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр һәм ресурсларны саклый торган энергетика.
Бәяләүнең төп критерие – проектны коммерцияләштерү, ди оештыручылар. Шуңа жюри арасында эшкуарлык берләшмәсе вәкилләре дә бар иде. Алар проектларга продуктка булган сорау, конкурентлы өстенлекләре һәм импортны алмаштыру күзлегеннән бәя бирде. Алга таба региональ жюри проектлар арасыннан егерме иң яхшы эшне сайлап, аларны Инновацияләргә ярдәм итү фондына тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләр исемлеге быел билгеле булачак.
Мисал өчен, эшләр арасында үсемлек чималын киптерү өчен үтә югары ешлыктагы җайланма булдыру проекты бар иде. Проект авторы, яшь галимә Адилә Шагеева сүзләренчә, әлеге җайланма үсемлекләрне үсү шартларында ук киптерергә мөмкинлек бирәчәк (җайланма мобиль үзлеккә ия). Бу вакытта чималда гөмбәчекләр хасил булмый, ягъни чимал бозылмый, шулай ук, дару үләннәре мисалында, чималның файдалы үзлекләре дә саклана төшә.
Җиңгән очракта, һәр проект 500 мең күләмендә финанс ярдәм алачак. Грант бер елга тапшырыла. Конкурсның приз фонды 10 миллион сум тәшкил итә.
Конкурс турында тулырак: УМНИК
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз