Логотип Идель
Эксклюзив

Казанда яшь мөхәррирләрне барладылар

Сәләтле диктор, журналистлар үзләре генә калыкмый, аларны үстерергә дә кирәк. Әлбәттә, моның өчен башта киң масса арасыннан барлыйсы да бар әле үзләрен.

Сәләтле диктор, журналистлар үзләре генә калыкмый, аларны үстерергә дә кирәк. Әлбәттә, моның өчен башта киң масса арасыннан барлыйсы да бар әле үзләрен. «Сәләтле буын» бәйгесе – әнә шундый максатларны күздә тотып үткәрелә дә. Артыңнан килүче алмаш кирәк, яхшы остаз – шәкертләре булганы, диләр бит.  
Быелгы чараны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан бүлеге, «Шаян ТВ» балалар телеканалы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә, 180 нче гимназиядә уздырырга булган. Дөрес, хәзерге заман вазгыяте үз төзәтмәләрен керткән: бәйгенең беренче туры февраль уртасына кадәр читтән торып барган, булачак журналистлар (диктор һәм радио алып баручыларын да шушы исем белән атыйк әле) жюри хөкеменә видеоязмалар юллаган. Алар арасыннан сайлап алынган иң-иңнәре Казан туры финалына – башкаланың 180 нче полилингваль гимназия бинасына җыелды да. 


180 нче гимназия үзе дә сәләтле яшьләрне барлау буенча шактый күркәм эшләр башкара: үзләре газета да чыгаралар, инстаграм аккаунтларын да кызыклы гына алып баралар, ТВ күнекмәләре дә юк түгел. Татар җанлы директор – Илдар Сәяховның туган телебездә сөйли, фикерли алырлык журналистлар әзерләүгә зур игътибар бирүе яхшы гына җимешләрен дә бирер, дип ышаныйк. 


Булачак каләм әһелләре өч төркемдә: башлангычлар, урта һәм югары сыйныф категорияләрендә көч сынашты. Номинацияләре дә шактый киңкырлы: «Яшь диктор», «Яшь журналист», «Яшь мөхәррир», «Яшь шагыйрь», «Сәхнә остасы» һәм «Тел бистәсе». Яшь мөхәррир исеменә дәгъва кылучы яшьләр таныш булмаган текстлар белән эшләп, хаталарын төзәтте. «Интервью остасы» – сорау алу күнекмәләрен чарлады, «Каләм, кальбеңдә ни сер бар?» дигән бирем башкаручылар билгеле бер вакытта ирекле темага шигырь, эссе, очерк язып күрсәтте. 


«Сәләтле буын» бәйгесенә нәтиҗә ясаганда, БТК башкарма комитетының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, җиңүчеләргә үз сәламнәрен ирештерде. «БТКның мондый чараларда  катнашуы табигый, киләчәктә татарның киләчәген матур итеп күрәсе килә. Туган телебездә камил итеп сөйләүче диктор-жрналистларыбыз үссен! Яшьләребез киләчәктә үзләреннән якты эз калдыра торган эштә булырлар, әле бездән дә интервью алырлар», – диде Фәрит Мифтахов.  

Әйе, нәтиҗәсен күрәсе килә шул... 


Фәрит Мифтахов фотолары 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев