КАЗАНДА ЙӨГЕРҮ МАРАФОНЫ 10-11 ОКТЯБРЬДӘ УЗАЧАК
Timerman - йөгерү марафоны быел май аенда уздырылырга тиеш иде, әмма...
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/yger-bashlau-chen-motivatsiya
Timerman - йөгерү марафоны быел май аенда уздырылырга тиеш иде, әмма аннары билгеле сәбәпләр аркасында 15-16 августка күчерелде, хәзер исә аның 10-11 октябрьдә уздырылачагын хәбәр иттеләр.
Яңа даталар ТР Спорт министрлыгы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе тарафыннан расланды. Марафон уздыру датасын күчерү турында карар катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудыру максатларыннан кабул ителде.
Катнашучылар, яңа дата белән килешмәгән очракта, слотларны 2021 елга күчерә, онлайн марафонында йөгерә яки акчаларны кире кайтара ала.
Марафонда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев