Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАНГА СӘФӘР

Гыйлем алырга, татарлыгын сакларга дип ераклардан мәркәзебезгә килгән яшьләр миңа һәрвакыт Җаектан Казанга ашкынган Тукайны хәтерләтә. Бу юлда нинди генә кыенлыклар көтмидер аларны – бернигә карамастан, татар башкаласына килеп, үзләре аякка басарга гына түгел, дөньяны матурайтырга да омтылалар. Аллага шөкер, андый гаҗәеп һәм кызыклы кешеләр белән язмыш даими очраштырып тора.

Гыйлем алырга, татарлыгын сакларга дип ераклардан мәркәзебезгә килгән яшьләр миңа һәрвакыт Җаектан Казанга ашкынган Тукайны хәтерләтә. Бу юлда нинди генә кыенлыклар көтмидер аларны – бернигә карамастан, татар башкаласына килеп, үзләре аякка басарга гына түгел, дөньяны  матурайтырга да омтылалар. Аллага шөкер, андый гаҗәеп һәм кызыклы кешеләр белән язмыш даими очраштырып тора. 

Таныш булыйк: Ринат Таһир улы Сәфәров. Оренбург өлкәсе Шарлык районының Яңа Муса авылында туып үскән.  2008 елда Чиләбе дәүләт педагогика университетының филология факультетын тәмамлаган. Казанга күченеп килгән,  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасында укыган. 

Язмам каһарманының  Казанны «яулавы» шулай башланып китә.  Аны институтка эшкә кабул итәләр. Беренче адымнарыннан ук фәнгә яңалык алып килүчеләр – сирәк  күренеш. Ә Ринат Сәфәровның «Татар телендә хәрби лексика» темасына кандидатлык диссертациясе – чыннан да яңалык, мондый архаик, катлаулы өлкәләрдә  казганырга теләсә кем алынмый. Яшь галим, фәнни тикшеренүе белән бер үк вакытта диярлек, аның гамәли нәтиҗәсен – «Татарча-русча хәрби лексика сүзлеге»н төзеп бастыра. Өч ел элек кенә нәшер ителсә дә, бу сүзлекне сатуда беркайда таба алмассыз. 

Хәзерге вакытта галим яңа проектларда мәшгуль. «Эш сөйгәнне ил сөя», диләр. Бүгенге заманда бу мәкальнең азагын, уенын-чынын кушып, «...ныграк җигә» дип тә үзгәртергә  ярыйдыр. Чөнки эштән курыкмаганнарга җаваплылык даирәсе дә, ышаныч та арта: Ринат Сәфәров 2019 елдан бирле институтның лексикография бүлеген җитәкли. 

«Без – дүрт-биш гасыр элек гаскәрсез дә, дәүләтчелексез дә калган халык бит, шулай икән, хәрби атамалар сүзлеген төзү ничек мөмкин булды?» - дип бер сез генә гаҗәпләнмисез. Чыннан да, Казан ханлыгы егылганнан соң, татарларның дәүләт тоткан халык буларак гаскәр, армия белән бәйле эшчәнлеге туктала. Димәк, аның хәрби терминологиясе дә әкренләп югалуга йөз тота. Һәм, шиксез, күп кенә терминнар онытылган. Әмма сакланган кадәресе дә татарның ата-бабасы бу өлкәдә шактый алга киткән халык булганын раслый. 
Төрки халыкларның телләре бер-берсенә якын, аеруча безгә кыпчак телләр төркеменә кергән телләр җиңел аңлашыла. Менә шул кардәш телләрдә сакланган терминологиядән дә файдаландык. Унбашы, меңбашы, төмәнбашы, сәргаскәр кебек хәрби дәрәҗәне белдергән сүзләр күп кенә төрки телләр өчен уртак. Яугирнең хәрби кием элементларыннан татар телендә тулга, ялау, биктәр кебекләр язма чыганакларда очрый. 

Тагын бер кызыклы факт бар. Рус дәүләте армиясендә хезмәт иткән татарлар ХХ гасырның 30нчы елларына кадәр татар теленнән файдаланган. Алар өчен махсус сүзлекләр дә төзелгән хәтта. Бу да күпмедер дәрәҗәдә татар хәрби терминологиясен сакларга ярдәм иткән.
Бүген хәрби лексика тулы канлы яшәү белән яшәми, билгеле. Шулай да аның кирәге юк дип әйтеп булмый. Борынгы әдәбиятны укыганда, тикшергәндә (тар даирә өчен булса да) мондый терминнарны белү сорала. Икенчедән, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Ркаил Зәйдулла кебек язучыларның тарихи әсәрләрендә бик күп хәрби сүзләр кулланыла. Өченчедән, башка телләрдән тәрҗемә ителгән текстларда да хәрби терминология бар. Диссертация нигезендә төзелгән «Татарча-русча хәрби лексика сүзлеге»нең шушы очракта ярдәме тияргә мөмкин. Бу ике хезмәтне дә институт сайтыннан йөкләп алырга була.

Бүгенге эшем алты томнан торачак яңа «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзү белән бәйле. Хәзер соңгы томны әзерлибез. Мин бу эшкә өченче томнан төзүче буларак кушылып киттем. Дүртенче томнан башлап фәнни редактор вазифасын башкарам. Бик яратып, зур теләк белән эшлим. Бу мөһим эшкә үз өлешемне кертә алганым өчен канәгатьлек хисе кичерәм.

Тагын бер эш юнәлешебез – «Сүзлекләрнең электрон фонды». Фондка институтта төзелеп килгән һәрбер лексикографик чыганак урнаштырыла бара. Бер яктан, бу – соңгы елларда чыккан иң яңа сүзлекләрне бер урынга туплап бирү. Икенче яктан, андагы материал кызыксындыра торган сүзнең төрле чыганакларда бирелешен күзәтергә, аның язылышын, әйтелешен, мәгънәләрен, килеп чыгышын, тәрҗемәләрен һ.б. күрергә мөмкинлек бирә. Фонд Фәннәр академиясе сайтының ТАТZET платформасында http://suzlek.antat.ru/index.php адресы буенча урнаштырылган.

Оренбург якларында туып үскәнмен, Чиләбедә укыдым. Язмыш нәкъ менә Казанга китергән икән мине. Казанга юлым урау булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, Казан безнең яктан караганда кире як ул, бик ерак та. Безнең халык укырга Оренбург шәһәренә китә, сирәгрәк – Уфага. Казанга китүчеләрне бармак белән генә санарлык. Менә миңа да шулар арасында булырга насыйп иткән, күрәсең.

Тугызны бетергәч, Оренбургка укырга кереп карарга дип бардык. 1997 ел. Унбердән соң әллә университетларга кереп булыр, әллә юк, дип уйлый идек. Заманалары да шундыйрак: укулар түләүлегә күчеп бара, ә түләп укырга мөмкинлек юк. Ул вакытта Оренбургта педучилищеда «башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы» дигән белгечлек бар иде. Шунда документларны тапшырдык, үземә укытучы һөнәре ошый. Ләкин әни белән авылга кайтып китәргә дә өлгермәдек, документларны кире барып алдык. Танышлар тетмәбезне тетеп, дигәндәй, безне «туры юлга күндерде». Имеш, ир кешегә укытучы булып тамак туйдыру мөмкин эшмени, бигрәк тә татар теле укытучысына? Кайдан эш табачак ул?! Монда хаклык та булгандыр инде. Чыннан да ул вакытта укытучылар озаклап хезмәт хакы алалмый, акчага алданып дәресләр санын арттырыга тырыша, шул нигездә кеше өлешенә керүләр турында ишетелгәли иде.

Башка бер колледжга кереп, техник-технолог һөнәре алып укып чыктым. Әмма күңелгә ятмый гына бит бу эш. Заводларда практикалар да үттек. Юк инде, көчләп яраттырып булмый. Оренбург дәүләт педагогика университетының филология бүлегенә керергә әзерләнә башладым. Ул вакытта анда татар теле һәм рус теле укытучыларын әзерләү бүлеге бар иде. Күңел һаман шунда тарта. Ләкин ул елны эш имтиханнарга барып җитмәде.

Бер җәйдә Чиләбегә кунакка барырга туры килде. Анда « Исмәгыйль» мәчетенә алып бардылар. Мәчетнең мәдрәсәсендә укытучыларга кытлык икән. Мин инде Оренбургта читтән торып мәдрәсәдә дә укып бетереп килә идем. Чиләбедә мине эшкә килергә кыстый башладылар. Мин бит укырга керергә җыенам, дим. Безгә эшкә кил, максатчан юнәлешкә укырга керергә ярдәм итәрбез, диделәр. Шулай итеп, мин Чиләбегә барып эләктем. Тик анда татар теле белгечлеге юк иде, рус теле укытучысы булырга укыдым. Бер үк вакытта мәдрәсәдә кичке, читтән торып уку бүлекләренә һәм шимбә-якшәмбе төркемнәренә дәресләр бирдем, балаларга татар телен дә укыттым. Аннан соң «Челябинский рабочий» газетасында бер атна татар, бер атна башкорт телендә чыга торган кушымтада тәрҗемәче, журналист һәм редактор булып та эшләдем. Ни кызганыч, бу «Ак барс» дигән кушымта хәзер чыгуыннан туктады...

Чиләбедән соң Казанга килү, аспирантурада булса да татар телен тирәнтен өйрәнү теләге туды. 2008 елда Казанга аспирантурага керергә дип килдем. Аспирантурага кергән елда ук институтка эшкә алдылар. 
Ни өчен нәкъ Казан? дигән соравыгызга җавап бер: татарлык әлегә Казанда гына күпмедер күләмдә бар. Монда татарның мәркәзе, монда зыялылары, фәне, югары әдәбияты һ.б. Казан бөтен татарны үзенә тарта торган шәһәр. Милли хисләре сүнмәгән һәр татар Казанны үзенең башкаласы дип саный. Татарстаннан читтәге татарларда бу аеруча сизелә. Җитди рәвештә фәнни яктан татар телен өйрәнү өчен Казанда, бәлки Казанда гынадыр, бөтен шартлар да бар, шуңа күрә бирегә килергә булдым. Монда килгәндә өйләнгән идем инде. Җәмәгатемнең дә монда яшисе килде. 

Бүген илдә гуманитар фәнгә игътибар зур, фән эшлеклеләренә барлык мөмкинлекләр ачык, яшь галимнәргә бөтен шартлар да тудырылган, дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. IT, нанотехнологияләр өлкәсе түгел бу. Шуңа күрә әгәр дә яшь белгеч беренче вакытта килеп туачак кыенлыкларга әзер түгел икән, фән дөньясына аяк басуны ялгыш адым дип саныйм. Ләкин әгәр дә кешенең күңеле шуңа тартыла, ул үзен фәндә файда китерерлек белгеч буларак күрә икән, димәк, алга хәрәкәт итәргә генә кирәк. Андый кешегә тора-бара үзен күрсәтү дә мөмкинлекләре дә, карьера төзү юллары да ачыла.

2008 елда институтка аспирантурага егерме биш кеше укырга керде, беләсезме! Бүген мондый саннарны күз алдына да китереп булмый. Көтү-көтү булып лекцияләргә йөри идек. Тик менә шул егерме биш кешенең берничәсе генә яклап чыкты. Аспирантурада уку ул бит вузда уку кебек түгел. Укып бетереп кенә фән кандидаты дәрәҗәсен алалмыйсың – диссертацияңне язып яклыйсы бар, ягъни үзеңнән күп нәрсә тора. Үзеңнән һәм фәнни җитәкчеңнән, әлбәттә. Минем фәнни җитәкчем Фирая Фаязовна Гаффарова, мәсәлән, көн саен диярлек: «Йә, бүген ничә юл яздың? Иртәгә ничә бит язачаксың?» – дип торды. Аның белән бер үк оешмада эшләгәч, киңәшләшергә, килеп төртелгән урыннан кабат алга таба китәргә җиңелрәк булды. Аңа рәхмәтем бик зур. 

Диссертация яклаган кешегә мөнәсәбәт үзгәрә. Фәнни дәрәҗә алу бит фәндә үз фикереңне белдерү хокукын бирә. Әлбәттә, җитәкчелек тә игътибарыннан читтә калдырмады. 2012 елда, диссертацияне яклагач та, миңа өлкән фәнни хезмәткәр вазифасы бирелде. Узган елдан бирле бүлек мөдире булып эшлим.

Хатыным белән дүрт бала үстерәбез, Аллага шөкер, төпчегебез әле күкрәк сабые гына. Гаиләгә фән комачаулык тудыра дип уйламыйм. Монда бер мөһим кагыйдә бар: фән, эш өчен аерым вакыт, гаилә өчен аерым вакыт. Шуларны бутамыйча гына алып баралсаң, ике якта да тәртип була. Эшне өйгә алып кайтып, гаилә белән үткәрәсе вакытны мәкаләләр язу яки башкага аерсаң, әлбәттә, өйдәгеләр канәгать булмый.

Килешәм, Оренбург яклары – татарның тарихи бишекләренең берсе ул. Туган ягым, нәселем турында сөйләве миңа рәхәт. Хәзер инде Оренбургны татар мәдәнияте үзәге диеп үк булмаса да, үткәндәгеләрнең тирән эзләре анда бүген дә саклана әле. Оренбургтагы алты мәчетнең бишесе – тарихи мәчет, барысы да диярлек татарлар тарафыннан төзелгән. Заманында даны еракларга таралган «Хөсәения» мәдрәсәсенең бинасы бүген дә исән. Анда Авыл хуҗалыгы университетының бер факультеты урнашкан. Бүген башка кечерәк бер бинада шул мәдрәсәнең варисы саналган дини уку йорты эшләп килә. Оренбургта бер мәктәптә предмет буларак татар теле укытыла. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар театры эшли. Оренбургта урамда татар телен ишетергә мөмкин әле. Моны ул яктагы шәһәрсезлек белән аңлатып буладыр бәлки. Ягъни Оренбург өлкәсендә өлкә үзәгеннән башка зур шәһәрләр берничә генә, алары да бер-берсеннән бик еракта урнашкан. Шуңа күрә авыллардан укырга баручылар Оренбургта күп була инде. Шул авыллардан килүчеләрнең шактые – татарлар. Мәсәлән, Оренбург белән чагыштырганда, Чиләбедә милли мохит юк диярлек. Анда инде мәчетләрдә аралашу теле дә татарча түгел.

Ике яктан да җиде буын бабам Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы Яңа Муса авылыннан булган. Безнең нәселдән әллә ни бөек кешеләр чыкмаган. Ата-бабам – иген игүчеләр, җир халкы. 

Безнең якта әти ягы белән әни ягындагы әби-бабаны аерып атыйлар. Әнинең әти-әнисенә без, оныклары, әбием, бабам дип эндәшә идек, әтинекеләргә – картәтием, картәнием дия идек. Хәзер әбием белән бабам да, картәтием белән картәтием дә гүр ияләре инде. Бик тырыш, уңган кешеләр иде, кулларыннан килмәгән эш булмагандыр. Аллаһ дөньяда чакта белеп-белми кылган гөнаһларын кичерсен, алардан разый булсын. Әти-әнием һәм энем гаиләсе хәзер Оренбургта яшиләр. Әти-әни безне укытырга тырышты. Үзебез күрмәдек, сез булса да укыгыз, диләр иде. Укыган чорда аларга энем белән миңа караганда да кыенрак булды. Аларга ничек кенә рәхмәт әйтсәк тә әз. Бүген безнең куанычларны уртаклашып сөенешәләр. Димәк, аларның тырышлыклары да, сабыр итүләре дә бушка китмәгән.
Авылга кайткалап торабыз. Авыл бик сагындыра. Аңлата да алмыйм ул хисне, нәрсә тартадыр шунда? Һаман кайтасы килә, таныш урыннар буйлап кабат бер үтәсе килә. Кайткан саен хәзер зиратка барабыз. Андагы танышлар артканнан-арта бара. Авылда әти-әнинең бертуганнары бар әле. Алар гел якты йөз белән каршы ала. Аларга да зур рәхмәт.

Менә шундый эчкерсез әңгәмәдәш икән ул – «монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур» дип инанып Казанга сәфәр чыккан Ринат Сәфәров. Узган елны аңа тагын бер зур сәфәр –  хаҗ кылу бәхете елмайган. Киләчәктә, татар гуманитар фәнендә файда китерергә хыялланганы шикелле үк, үзенең ишле гаиләсен дә хаҗ сәфәренә алып барырга өметләнә Ринат Сәфәров. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен берүк! 

Яраткан гаиләсе белән күңеле теләгән калада ислам дине кушканча яшәү, өйдә һәм эштә ана телен олылау, мәшһүр галимнәре белән дан тоткан институтта хезмәт итү дә – бәхет шулдыр инде ул. Яңалыкка омтылган яшь галимгә фән юлында фәкать уңышлар юлдаш булсын.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев