Логотип Идель
Эксклюзив

Казанлылар, сезне "ҺАВА"да көтәләр!

Милли музейның ишегалдында өр-яңа мәйданчык ачылды 15 июльдә Татарстан Республикасы Милли музее Казан халкына һәм кунакларына яңартылган эчке ишегалды тәкъдим итте.

15 июльдә Татарстан Республикасы Милли музее Казан халкына һәм кунакларына яңартылган эчке ишегалды тәкъдим итте. Әлеге мәйданда җәй дәвамында гадәти булмаган мәдәни чаралар, лекцияләр һәм концертлар оештырылачак.

Республика Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылган проект «һАВА» дип атала. "һАВА - безнең шәһәрнең мәдәни тормышына яңа сулыш өрәчәк проект", - дип билгеләп үтте Милли музей генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Алиса Вяткина.

Яңартылган мәйдан ахыргача торгызылып бетерелмәгән.

- Ачылышка кадәр уйланылган идеяләрне, гамәлгә куясы эшләрне җиренә җиткереп бетерә алмадык.Торгызу эшләре дәвам итә, мәсәлән, мәйданда зур сәхнә барлыкка килде, ләкин гөмбәзен куярга өлгермәдек, тиз арада булыр", - дип билгеләп үтте Алиса Вяткина.

Кунакларны керешкә зур сәхнә каршы ала, тирә-якта сукмаклар - алар агач ботакларын хәтерләтә һәм үзенә күрә аерым экспозицияне тәшкил итә. Ял итү өчен урындыклар да каралган һәм алар тирәли декоратив зур, ак шарлар куелган. Алар кич җитү белән мәйданчыкка сихри төсмер бирә. Проектны гамәлгә ашыручы - Казан архитекторы Азат Хәйретдинов.

Яңа сәхнәдә беренчеләрдән булып  – Альбина Әбсәләмова белән Евгений Соколов, Лия белән Оскар һәм МанушМануш төркемнәре чыгыш ясады. Һәр коллектив мәйданчыкта тәкъдим ителәчәк жанрда чыгыш ясады: заманча шигърият, тере тавыш синтезы, төрле жанрдагы дуэт башкару, джаз һ.б.

Кичәнең хедлайнерлары Jukebox trio вокаль коллективы иде. 15 елдан артык Jukebox trio өч тавыш белән, музыка уен коралларын кулланмыйча, иң популяр электрон музыкантлардан калышмый көчле яңгыраш тудыра. Егетләр кунакларны яңа кавералары һәм автор композицияләре белән шаккатырды.
 

- Туган шәһәребезгә кайтуыбыз белән без бик шат. Казанда соңгы тапкыр 10 ел элек булдык. Хәйран вакыт узган, Казан сагындырган. Шундый матур мәйданчыкта чыгыш ясавы узе бер горурлык, кунаклар искиткеч! Җырлыйсы гына килеп тора! - дип хисләре белән уртаклашты егетләр.

Тагын күңелле моментларның берсе - ачылыш тантанасында актив катнашкан тамашачыларны фестиваль партнерлары истәлекле призлар белән бүләкләде.
ТР Милли музее ишегалдында чаралар даими — атнага бер яки ике тапкыр үткәреләчәк.

Тамашачыларның көләч йөзе, бер туктамый алкышлавы - кичәнең югары дәрәҗәдә үтүен дәлилли.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев