Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАННЫҢ ИҢ ТАР УРАМЫ (СӘЛАМ, КЛАУСТРОФОБИЯ!)

Казанда киңлеге бер метрга да тулып бетмәгән тар урам бар икән. Аннан бары берүзең генә уза аласың, ике кеше сыярлык түгел…

Казанда киңлеге бер метрга да тулып бетмәгән тар урам бар икән. Аннан бары берүзең генә уза аласың, ике кеше сыярлык түгел…

Урам үзәктә урнашса да, аны күреп алу кыен. Ул үзе әллә ни озын да түгел – 17 метр гына. Урамны эзләп табу өчен, төгәл адресны белү зарур. Алайса узып китәчәксез.

Берничә ай элек әлеге урам кирпечләр белән капланган иде. Кирпечләрне алулары булды – Казанның иң тар һәм иң кыска урамы барлыкка да килде. Әйе, дөрес аңладыгыз, йортлар арасындагы бушлыкны тоттылар да, урамга әйләндерделәр. Аны сез Париж Коммунасы 18 йорт тирәсеннән таба аласыз.

Яңа урам тупикка илткән кебек тоела, ләкин бу алай түгел. Урамның икенче очыннан саз Чәк-чәк музее ишегалдына  килеп чыгачаксыз.

Әлегә урам “техник режимда”. Техник режим юлны каплый торган картон кисәгеннән гыйбарәт. Әгәр аны алсагыз, урамга уза аласыз. Әлеге юлны әйбәтрәк ясаячаклар: утлар кертү, картон кисәге урынына кечкенә капка кую планлаштырыла. Шулай ук урамның озынлыгы һәм киңлеге язылган элмә такта да урнаштырылачак.

Урам Вафа Бигаев исемен йөртәчәк.

e-kazan.ru
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев