Логотип Идель
Эксклюзив

Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады

Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек! 

Ыгы-зыгыдан туеп, шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен Татарстан башкаласында бүгенге көннән елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады.

Маршрутта уңайлы «Вдохновение» теплоходлары эшли. Теплоходлар көн саен 11:00, 12:00, 15:00, 16:00 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы причалдан кузгала, экскурсия 40 минут дәвам итә. Сәяхәт вакытында Казан белән генә хозурланып калмыйча, ярты гасыр элек Казансу нинди булганлыгы, шәһәр читендәге елга ярларын күпме күперләр тоташтырганлыгы, якын киләчәктә бу территорияләрне нинди төзекләндерүләр көтүе турында да белергә була.

Елга сәяхәте «Казан» гаилә үзәге ЗАГС причалыннан башлана. Алга таба экскурсиягә килүчеләргә Кремль яр буеның панорамасы, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы һәм Благовещение соборы матурлыклары ачыла. Шәһәрнең тарихи өлешеннән тыш, экскурсия вакытында заманча архитектура объектларын да күрергә мөмкин, алар арасында «Урам» экстрим-паркы һәм «Игенчеләр сарае».

"Казан шәһәре эчке туризм базарында иң югары урыннарны били. Шәһәрдә бик күп экскурсия маршрутлары тәкъдим ителгән, әмма теплоходта йөрү озак вакытлар безнең хыял гына иде. Һәм быел, ниһаять, пароходларны эшләтеп җибәрделәр», – дип сөйләде экскурсовод Венера Померанцева.

Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек! 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев