Кем ул, нинди ул татар кызы?
Беренче карашка гади генә тоелган бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирәдер, мөгаен.
Беренче карашка гади генә тоелган бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирәдер, мөгаен. Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы оештырган Казанда 2-3 март көннәрендә үткән Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесендә катнашучыларга да бирелде бу сорау. Һәм алар ничәмә-ничә айлар буена шуңа җавап эзләп, III –иң соңгы дүрт төрле сынаудан торган бәйгеләрдә аңа җавап бирергә, алай гына да түгел, исбатлап та күрсәтергә тырыштылар.
“Ак калфак” тарафыннан мондый бәйге бишенче мәртәбә оештырыла инде. Аларның һәммәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән йөзләрчә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең I-II курсларында укучы, ягъни 18 яшькә кадәрге кызлар катнаша.
- Конгресс тарафыннан ел саен 18-27 яшьләрдә булганнар арасында “Татар кызы” бәйгесе үткәрелеп килә. Соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” һәм 15-18 яшьлек укучы кызлар арасында да оештыра башладык, - ди бу уңайдан оешма рәисе Кадрия Идрисова.
Чынлап та, ә бит нәкъ менә 14-18 яшьләрдә үсмер шәхес буларак формалаша башлый. Шул яшьләрдә мин кем, нинди нәсел баласы, үткәнебез, милләтемнең киләчәге нинди, кем булырга, нинди һөнәр сайларга, тарих, җәмгыть кай якка үсештә, аның киләчәге, үсеш перспективалары нинди, дөньяда, илдә ниләр булып ята кебек сорауларга аңлы рәвештә уйлана, еш кына бәргәләнә-сугыла җавап эзли. Ярый ла аның йөзләгән сорауларына гаиләдә, мәктәптә дөрес җавап бирә белсәләр. Хәер, кайберләренә дөрес җавапласалар да, үсмер бит әле ул барысын да кабул итеп тә бетерми, ышанмый да. Ә менә үз чордашлары, бу очракта алдынгы карашлы яшьтәшләре белән аралашып, үзләре өчен авторитет булган өлкәннәр тарафыннан төпле җавап алу алар өчен файдага гына, һәм аеруча әһәмиятле.
К.Идрисова әйтүенчә, быелгы бәйге дә уку елы башлануга ук старт алган. Анда катнашырга җиде төбәктә яшәүче аеруча актив йөзләрчә татар кызы теләк белдерә. Алар нигезләмә нигезендә дүрт төрле темага инша язарга һәм төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган (заявка белән бергә аларның күчермәләрен дә җибәрү бәйгенең төп шартларыннан берсе) булырга тиеш. Араларыннан 37 кыз сайлап алынып, жюри аларга чираттагы биремнәрне юллый һәм алар белән ZООM элемтәсе аша элемтәгә кереп, баланың үз нәселен, гаилә традицияләрен, милләтебез һәм үз төбәгенең шәхесләрен (кызганычка, бик күпләр шәхес дигәндә артист һәм язучыларны гына истә тота, ә бит галимнәр, авыл, предприятие, мәгариф, медицина хезмәткәрләре, башка һөнәр ияләре арасында да шәхесләр бихисап), авыл, район тарихын, елга-күлләрен, әдәбиятыбызны ни дәрәҗәдә белүе тикшерелә. Кызларның кул эшләренә, аш-суга, бу юлы махсус бирем – чәкчәк пешерү осталыгы да исәпкә алына. Шулар арасыннан иң-иңнәре -17 кыз сайлап алынып, өченче турга Казанга чакырыла.Алар арасында Киров, Пенза өлкәсе, Удмуртия Республикасы кызлары да бар. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында Оренбург өлкәсеннән, Башкортстаннан һәм Тукай районыннан III турга узган кызлар килә алмаганнар.
Беренче көнне кызыкайлар бүлмәдән бүлмәгә йөреп конгресс эшчәнлеге һәм проектлары белән танышканнан соң, аларны ТР Премьер-министры урынбасары, конгрессның Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде.
- Карагыз әле, никадәр матурлык, байлык биредә, - дип үзенең соклануын белдерде ул. – Татар кызлары шул. Ә безнең татар хатын-кызлары һәрвакыт милләтне алга алга әйдәүче булган. Әлеге бәйге Конгрессның һәм “Ак калфак” оешмасының 30 еллыгына, Идел буенда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап оештырылды. Без сез – яшьләр аша телебезне киң кулланылышка кертүгә, мәдәниятебезне тагын да үстерүгә һәм камилләштерүгә, милли кием традицияләрен кире кайтаруга, киләчәктә милли кием көне кертү турында сөйләшүләр бара, аш-суларыбызны попуялярлаштырырга өметләр баглыйбыз.
Ышанабыз, сез дә милләтебезнең асыл затлары булып үсеп җитәрсез, татар кызы дигән исемне горур йөртерсез. Үзебезнең татар егетләренә кияүгә чыгып, бәбиләрегезгә мәгънәле татар исемнәре кушып, аларны милләт баласы итеп тәрбияләрсез. Ә шушындый кызларны тәрбияләп үстерүче, аларны әлеге бәйгегә әзерләүче әти-әниләргә, укытучыларга, төбәкләрдәге аккалфаклыларга зур рәхмәт.
Аның өметләренә җавап йөзеннән кызлар ни-нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен өченче тур бәйгеләрендә журналистлардан, алдагы еллардагы гран-при ияләреннән торган мәртәбәле жюри каршында расладылар. Аларның беренчесе кызларның үзләре, яшәгән төбәкләре, гаилә традицияләре һәм үзләренең кул эшләре белән таныштырудан гыйбәрәт иде. 15 -17 яшьлек балага таләпчән жюри каршында үзләрен күрсәтү психологик яктан бер сынау булса, аларның төрледән-төрле сорауларына җавап бирү икенчесе булгандыр, мөгаен. Сораулар арасында иң катлаулысы, кем ул, нинди ул татар кызы, булды бугай дисәм, ялгышмам кебек. Әмма кызлар югалып калмады, чатнатып җавап бирделәр. Татар кызы ул горур, инсафлы, белемле, актив булырга, әби-бабаларыбыздан мирас булып күчкән милли традицияләрне, гореф-гадәтләребезне сакларга, кул эшләренә, аш-суга оста булырга, матур, милли итеп киенеп йөрергә тиеш, диделәр. Үзләре дә шулай киенгәннәр. Тик бу гадәт бәйгеләрдә катнашканда гына түгел, көндәлек тормышка да керсен иде дә бит, ләкин моңа ирешү өчен вакыт кирәк булыр шул әле.
Кызларның кул эшләре дә сокланырлык. Алар чигә, бәйли, сәйләннән һәм төсле ташлардан картиналар, беләзек, йөзек, алка, брошкалар, татарча открыткалар ясый. Хәзер бит интернетта ниләр генә юк, яшьләрнең аннан да оста файдалануы күренеп тора. Күбесенең нәсел шәҗәрәсе дә бөртекләп төзелгән.
Сынауларның икенче-өченчеләре “Дворянское гнездо” ресторанында узды. Кызлар “Ак калфак” рәисе К.Идрисованың каз тутырып, аны камырга төреп пешерү буенча мастер-классы белән танышканнан соң, камыр басып, токмач кистеләр, аннары изү чиктеләр. Соңрак иҗатта: биюгә, җырга осталыкларын күрсәттеләр. Театр түгәрәгенә йөрүче берничәсе төрле спектакльләрдән өзекләр дә уйнап күрсәтте. Барысы да афәриннәр, кечкенәдән үк сәхнәдә чыгыш ясап үскәнлекләрен чын мәгънәсендә расладылар.
Бәйге бәйге инде ул, җиңүчеләре була, икенче-өченче урын алганнары. Ә монысында катнашканнарның берсе дә җиңелмәде. Һәрхәлдә Конгресста әлеге шактый катлаулы бәйгедә катнашырга җөрьәт иткән кызыкайларның күңелен күрә беләләр. Бу юлы да аларның һәммәсенә бүләкләрне икенче көнне Г.Кариев исемендәге театрда районнардан, төбәкләрдән килгән иң актив аккалфаклылар катнашында узган “Фикердәшләр җыелган җирдә” чарасында тапшырдылар. Аңынчы алар Г.Тукай музеенда булып, Г.Кариев театрының эчке кухнясы белән таныштылар, театр артистларының сөйләм теле дәресендә катнаштылар. Дипломантларга Оренбург осталары бәйләгән нәфис ак шәлләр һәм калфак белән бүләк ителсә, 1, 2, 3 нче дәрәҗәле дипломнарга лаек булучылар исә шәл, калфак һәм көмеш алкалар, ә гран-при иясе – Чаллы кызы, Гали Акыш исемендәге гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Алия Нуриева шәлгә өстәп алтын җепләр белән чигелгән калфак, кыйммәтле бизәнү җыелмасы - көмеш алка һәм беләзек белән дә бүләкләнде. Әлеге бүләкне тапшырганда Конгресның башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Алиягә, аның әти-әнисенә рәхмәт әйтеп кенә калмады, залдагы аккалфаклыларга да җәмгыятьтәге активлыклары, милләт алдындагы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
- Лидерыгыз Кадрия Рәесовна еш кына без – хатын-кызлар сез – ир-егетләрнең аркасына ышыкланып эшлибез дияргә яратса да, сез ышыкланып кына калмыйсыз, безне этеп-төртеп алга этәрәсез, - диде ул уенын-чынын бергә кушып. – Чынлап та, җәмгыятьтә милләтебезне иң тырыш, иң зирәк, иң белемле, иң тәртипле итеп танытуда тырышлыгыгыз, хезмәтләрегез гаять зур. Ә алда торган бурычлар тагын да зуррак. Халкыбыз да бездән шуны көтә. Әкренләп аларны тормышка ашыра барабыз. Бүген бәйге дә шуның бер мисалы. Анда катнашкан кызларыбызга, аларның әти-әни, әби-бабаларына да өметләр зурдан. Алдагы көннәрдә татар кызы булуыгыз белән горурланып, аны һәрдаим тырышлыгыгыз, гамәлләрегез, киемегез, үз-үзегезне тотышыгыз белән раслап яшәгез!
Бәйге тәмам. Ә алда балакайларны тагын да зуррак бәйгеләр – тормыш сынаулары көтә. Артларыннан, татар кызы бит бу, дип сокланып, көнләшеп карап карап калсыннар өчен имтиханны һәр көн, сәгать, минут саен бирәсе була аларга.
Люция Фаршатова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев