Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Кеше хакы

    Ничә яшь булды икән миңа? Дүрт яки биштер... Шуннан артык түгелдер... Төгәл истә калмаган...

    Ә менә шул гыйбрәтле иртәнең матур җәй иртәсе булганлыгы бүгенгедәй хәтердә. Чөнки, йокыдан уянып китүгә, ачылып та җитмәгән күзләрем белән ишегалдына шәрә килеш диярлек чыгып йөгердем. Кире әйләнеп кергәндә чолан ишегенең ачык булуына игътибар иттем.

    Башны тыгып карасам, әнкәй зур кашык белән чиләктәге сөтнең өстен алып маташа. Сөткә караганда аз гына сарырак булып тоелган сөт өстенең чәчәкле агач җамаякка сузылып-сузылып агып төшүе сихерләде дә куйды бит нәфесне! Шунда ук күңелгә бер этлек керде бит, каһәр: имеш, абый йоклаган арада, аңа сиздерми генә, сөт өсте кабасы килде. Хәтта шуны да исәпкә алдым ул таңда: үземнән дүрт яшькә зуррак Габденур абыем... әнкәйгә үги... Димәк, әнкәй мине якынрак күрергә, абыйдан аерып та сыйлаштырырга тиеш, янәсе...

    Ишекне киңрәк ачтым да:

    -    Бер кашык каптыр әле, әнкәй! – дидем. Каптырачагына һич тә шикләнмичә, авызны да киереп ачтым. Әнкәй, кашык керергә әзер авызыма күз төшереп алды да:

    -    Әх, әле син абыеңнан качып ашарга, аның өлешенә керергә телисеңме?! Кеше хакы эчеңне төртеп тишмәгәе! – диде. 

    Шулай итеп, әнкәмнең нәфрәтле карашын тәүге мәртәбә шул таңда күрдем. Гомеремдә иң беренче тапкыр гарьләнүем әнә шул минутта булды бугай. Сүз дә әйтә алмадым, еламадым да: әйтерсең лә, касыгыма төртеп тынсыз калдырдылар. Сулыш та ала алмыйча, өйгә йөгердем, абый янына аудым. Бары тик шунда гына күзләремнән яшь ага башлады. Сөт өсте каба алмаганнан түгел иде бу юлы шыпырт кына елавым. Качып ашарга ниятләвемне аңлаудан, үземне әшәке итеп тоюдан, гарьләнүдән иде...

    ...Инде  күптән вафат булган мәрхүмә әнкәмнең холык-фигыльләрен, кем һәм нинди булганлыгын хәтер иләгеннән үткәргән сан, гомерем буе мондыйрак нәтиҗә ясыйм: тырыш, гадел булган, акчаны да, ризыкны да бәрәкәтле тоткан, һәр җәһәттән гадел яшәгән... шулчак көлеп тә куям: берәр юньлерәк калай юнәтсә, шуны “эһ” дигәнче я самавыр торбасына, я соскыга, чиләккә әйләндереп куя иде. (Сугышта һәлак булган абыйлары тимер-калай остасы булган, шулардан өйрәнеп калган.) Хәтта әткәй нык картайгач (аралары 22 яшь иде), аны иркенләп юындыру өчен цинклы калайдан ун-унбиш чиләк сыешлы ванна да ясап куйды. Әле бит ул кадәр суны ташыйсы, җылытасы бар. Әткәйне шунда утыртып югач, коендыргач һәм дә урынга салгач, ярты көн буе көянтәләп ташыган ул суларны чүп чокырына чыгарып түгәсе дә бар...

    Әйе, әнкәем әйбәт иде. Шулай да... яндыра-көйдерә торган төртмә телле дә иде. Чыдарлык түгел иде кайчак. Әлеге сөт өсте вакыйгасын да ул зәһәр көлү белән ике-өч тапкыр гына сөйләмәгәндер үз гомерендә. Үземә генә яки өйдәгеләргә генә сөйләсә бер хәл иде дә бит... Хәер, кеше өлешенә, бүтәннәр хакына яшәүнең оятсызлык, гаделсезлек булуы хакында сүз чыкканда, кызык һәм гыйбрәтле кыйсса да сөйләп үтте бервакыт.

    Имеш, бер авылда бик бай алпавыт яшәгән. Өе ак пароходтай матур да, зур да икән. Акча янчыклап кына түгел, капчыклап керә моңа. Һаман да канәгать түгел бу: крестьяннарын, хезмәтчеләрен кысу, башкаларны алдау исәбенә тагын һәм тагын да күбрәк акча табу хакында көн-төн уйлый, кайгыра, гасабилана икән. Баеган саен таланудан, һөҗүмнән курка, таш коймаларын тагын да биегәйттерә, капка-ишекләрне, тәрәзә капкачларын тимердән ясаттыра...

    Реклама

    Ә урам аркылы гына бер итекче яши икән. Тәрәзә-ишекләре ачык моның, үзе бертуктаусыз итек, ботинка төпләре төя, кунычларга ямаулар сала һәм... авызы да буш тормый: әллә нинди дәртле җырлар-җырлый, дус-ишләре керсә, көлә-көлә кызыклы вакыйгалар сөйли, тирен сөртә-сөртә чәй эчә. Шуларның барысын да күреп, ишетеп торган алпавыт көнләшә башлый моның шат һәм көр күңел белән яшәвеннән. Чакырып кертә дә моны беркөнне, кулына толыкманы белән акча тоттыра.

    -    Мә, Галәветдин, эшләп интекмә, минем кебек бай һәм рәхәт яшә, гомереңә җитәрлек акча монда, - ди.

    Галәветдин чыгып китә теге акчаны эләктереп. Ишек-тәрәзәләрен бикли, акча саный, аны яшерү өчен урын эзли. Чүкеми дә, тукымый да, җырламый да, көлми дә, кеше дә кертми – өендә кабер тынлыгы... Моны алпавыт күзәтеп тора бит инде. Эчтән генә көлә Галәветдиннән. «Вәйт, син дә каптың акча кайгысына», ди. Шулай бер атна үтә микән, Галәветдин килеп керә әлеге акча төенчеген күтәреп.

    -    Акчаңны кире ала күр, бай абзый! - дип ялвара бу. – Шат күңелемне, тынычлыгымны югалттым мин. Миңа кеше хакы килешми.

    Чыгып китә дә Галәветдин, ишек-капкаларын, тәрәзәләрен кабат киң итеп ачып җибәрә, яңадан җырлый, саф тавыш белән көлә, авылдашларын чәй белән сыйлый, хөр күңел белән гәпләшүе бөтен авылны гөрләтеп тора.

    ... Галәветдиннең саф һәм гөнаһсыз тормышына кире кайтуын сөйләгәндә әнкәй үзе дә биниһая бәхетле булып тоелды миңа.

    Хәер, ник соң әле мин әнкәм турында гына сөйләп утырам. Әнкәйнең озын, гыйбрәтле һәм кызыклы кыйссаларын тыңлаганда сабыр гына елмаеп тыңлаучы әткәм дә гомере буе нәкъ шул акылны биреп яшәде ләбаса:

    -    Улым, кеше хакына керүдән сак бул! Керәсең икән, бәхет күрмәячәксең. Үтермәсә дә чирләтә ул кеше хакы. Алдансаң алдан, иллә дә мәгәр кешеләрне алдама, гөнаһ җыйма!

    Яшь чагында адәм баласына ата-ананың үгет-нәсыйхәтләре, дөресен генә әйткәндә, буш сүз булып тоела. «Ә-әй, өйрәткән булалар инде...» дип тә куясың эчтән генә. Ләкин, яшәгән саен, гыйбрәтле хәлләргә тап булган саен, өлкәннәрнең күптән әйткән киңәшләре хәтердә калка да чыга, калка да чыга. Нәтиҗә дә ясап куясың: юк икән, машиналар шаулап торган, телевизорлар бөтен дөньяны күрсәтеп торган, компьютерлы, кесә телефонлы чорда  яшәсәк тә, акылыбыз, тормышка карашыбыз ямаулы, чабаталы ата-бабаларыбыздан һич кенә дә артык түгел икән. Яшәеш аксиомасы кебек дөрес тә, төгәл дә булган аларның сүзләре.    

    Фәнзаман Баттал ("Идел" архивыннан).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ