Логотип Идель
Эксклюзив

КЕШЕНЕҢ АЧУЫН ЧЫГАРА ТОРГАН СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР

Интернетта TikTok көннән-көн популярлаша бара. Көн үзәгендә генә дә меңләгән видеолар төркәлә. Берәүләр аңа гашыйк булсалар, икенчеләрнең, киресенчә, бу социаль челтәр ачуларын чыгара. Кемдер видеолар төшереп, караучыларын саный, икенчеләре лайкларын барлый. Бу TikTok дигәннәре нәрсә икән? Чыннан да гашыйк булырлык микән? Уңай һәм тискәре якларын ачыклыйк әле.

   Интернетта TikTok көннән-көн популярлаша бара. Көн үзәгендә генә дә меңләгән видеолар төркәлә. Берәүләр аңа гашыйк булсалар, икенчеләрнең, киресенчә, бу социаль челтәр ачуларын чыгара. Кемдер видеолар төшереп, караучыларын саный, икенчеләре лайкларын барлый. Бу TikTok дигәннәре нәрсә икән? Чыннан да гашыйк булырлык микән? Уңай һәм тискәре якларын ачыклыйк әле.

фото: пиксабай.ру

   TikTok иң элек Кытайда уйлап табыла. Ул баштан кыска видеоларны редакторлау өчен генә кулланыла торган сервис булып исәпләнә. Аннан үзенә охшаш функцияле тагын бер кушымта – musical.ly белән берләштергәч, ул дөньяга «таныла». Хәзерге вакытта TikTok – иң популяр сервисларның берсе, уйлап табучылар анда караоке һәм видеороликларны берләштергән. Бу кушымтадан бөтен дөнья буенча 500 миллионнан артык кеше файдалана. Төп аудиториясе – яшьләр һәм яшүсмерләр.

   Бу социаль челтәр популяр булса да, күп кешенең ачуын чыгара һәм алар TikTokлыларга карата тискәре фикердә торалар. Хәзерге көндә һәр кеше үзен TikTokер дип атый ала. Чөнки моның өчен 2-3 минутлык видео яздырып кертү җитә. Бу бик җайлы һәм уңайлы. Күпләр айлар буе видеосына караучы җыя алмый интеккәндә, син бер видео белән генә дә популяр була аласың. Хәзерге көндә, әлеге 2-3 минутлык видеолар “трендта”. Аларның иң популярларын һәр яшүсмер яттан белә. Андагы җырлар да бик тиз танылып китә. Әлеге җырлар һәм биюләр бөтен «тәрәзә»дән диярлек ишетелеп һәм күренеп тора. Аларның  Интернеттан шулкадәр еш кабатлануы хәтта туйдыра башлый. Бу социаль челтәрне, нигездә, яшүсмерләр куллана, өлкәнрәк буын бу шөгыльне камера алдында кылану дип кенә саный.

фото: скрин

TikTokның  уңай  яклары:

• үз креативлыгыңны күрсәтү өчен шәп платформа (җырлау, бию, шигырь сөйләү, пародия күрсәтү һ.б.);

• күңелеңә ошаган музыка табып була;

• яңа дуслар белән танышу;

• төрле эффектлар һәм фильтрлар кулланырга була;

• видеоны тизләтү һәм акрынайту мөмкинлеге бар;

• видеоны башка социаль челтәрләргә дә куеп була;

• акча эшләү мөмкинлеге!

TikTokның тискәре яклары:

• күп вакытны ала;

• акрынлап гадәткә, хәтта «чир»гә әйләнергә мөмкин;

• кешенекеннән яхшырак видео төшерәм дип травма яки җәрәхәтләр алу мөмкинлеге;

• үсмерләрнең тренд үзәгендә булырга омтылышы.

Дуслар, әлеге социаль челтәр белән таныштык, уңай һәм тискәре якларын санадык. Йомгак ясап шуны әйтәсе килә, бар әйбернең дә чамасын белү кирәк.

TikTokта көне-төне видеолар караргамы яисә көнгә ярты сәгать кенә ял итәр өчен ачаргамы, вакытны онытып камера алдында кыланыргамы, әллә инде иҗат белән шөгыльләнергәме – барысы да үзеңнән тора. Димәк, TikTok – популярлык җыю һәм сәләтеңне күрсәтү өчен менә дигән платформа. Ләкин кешегә танылу юлын дөрес сайлау мөһим: кызыклы, иҗади видеолармы, әллә инде камера алдында тилерүме...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев