Логотип Идель
Эксклюзив

КЕШЕНЕ ҖӘЛЕП ИТӘРЛЕК ТАМАША

Казан шәһәре филармониясе артистлары “Австралиягә Сабантуйга” дип исемләнгән музыкаль-театраль тамаша куячак.

Җырчы Гөлшат Имамиева “Австралиягә Сабантуйга” дип исемләнгән музыкаль-театраль тамаша иҗат иткән. Сценарий авторы “Австралиягә Сабантуйга” пьесасында һәр персонажның уйлап табылуын, аның көлкеле вакыйгаларга нигезләнгәнен сөйләде.

Казан шәһәре филармониясе артистлары “Австралиягә Сабантуйга” дип исемләнгән музыкаль-театраль тамаша куячак. Аның сценарий авторы, Татарстанның атказанган артисты - Гөлшат Имамиева, режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова. “Тамаша кешене җәлеп итәр дип уйлыйм”, - ди Гөлшат Имамиева.

Гөлшат Имамиева юмористик тамашада прототипларның булмавын, тамашаның артистларның уйнау мөмкинлекләреннән чыгып иҗат ителүен, персонажларны уйлап тапканын әйтте. “Көләргә дә, моңланырга да урын бар. Пьесадагы көлкеле вакыйгалар җырчылар тормышыннан алынган. Сәнгать кешесе иҗатсыз тора алмый бит ул, әлеге пьеса пандемия вакытында язылды. Күбрәк җырга акцент ясала, чөнки һәр җырчының үз хиты бар, халык та сәхнәгә чыккан артисттан нәкъ шул җырын көтә. Булган пьесалар канәгатьләндермәде дип әйтә алмыйм, җырчыларыбыз театрда уйнаучы актерлар түгел. Шуңа күрә безгә күбрәк җыр номерлары кергән пьеса кирәк булды”, - диде ул.

Гөлшат Имамиева әлеге тамашаның дәвамы да булырга мөмкин дип исәпли.
“Артистларга һәрвакыт радио-телевидениедә күренеп торырга кирәк. Хәзерге вакытта ротацияләрнең кыйбат торганы билгеле. Без театраль тамаша куеп карарга булдык. Анда һәр деталь исәпкә алына. Сценарийның яртысы калмаска да мөмкин, чөнки режиссер үзенчә күрә, кирәккәнчә өстәмәләр кертә. Фильм төшергәндәге кебек катгый кысаларга кермибез, иҗади яктан иркенлек бар. Һәр кеше үзенең образын күрсәтергә омтыла. Артистларыбыз 20 ел дәвамында кайсы илдә генә булмады, бер карасаң – Польшада, икенче карасаң – Америкада алар. Австралиягә генә барып җитә алмадык, ул бик ерак континент. Шунлыктан пьесага “Австралиягә Сабантуйга” дигән исем бирдек.

Музыкаль-театраль тамаша 27 ноябрь Арча районы Утар Аты авылында һәм 2 декабрьдә Яшел Үзән районнарында күрсәтеләчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев