Логотип Идель
Эксклюзив

КФУда фильм турында дискуссион дәрес узды

Бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Юсупова дискуссион лекция-дәрес үткәрде.

Бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Юсупова “Сестрёнка” фильмына багышланган лекция-дәрес үткәрде. Дәрес дискуссия, әңгәмә форматында барды, студентлар фильм турында үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашты.

Әлфия Шәүкәтовна үзенең укучыларына “Сестрёнка” фильмын тел практикасы буларак карарга тәкъдим иткән. Чыннан да, башкорт телендәге әлеге киноны “Төрки тел белеменә кереш” курсы өчен уңышлы материал буларак кулланырга мөмкиндер.

Илебезнең бу көннәрдә зур бәйрәменә - Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнүе дә фильмны карауга бер сәбәп булып тора.

- Әлеге фикер алышу дәресен университетта, аудиториядә без башка төрлерәк уздырыр идек, бәлки кемнәрнедер кунакка чакырган булыр идек, киңрәк җәмәгатьчелек белән үткәрер идек. Әмма шартлар шундый, - дип дәреснең форматына игътибар итте Әлфия Юсупова.

Дәрестә студентлардан тыш, филология фәннәре кандидаты, доцент Раушания Нурмөхәммәтова да, шулай ук берничә журналист та катнашты.

2019 елда чыккан фильм язучы Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повестенә нигезләнгән. Режиссеры – Александр Галибин. Сценарий авторы – Айдар Акманов. Әлеге фильм Россиядә төшерелгән беренче башкорт фильмы буларак та зур әһәмияткә ия. Фильмны төшерүгә Мостай Кәрим фонды да өлеш керткән.

Студентлар фикере

Мотыйгуллина Мәликә:
- “Сестрёнка” – бик якты, нурлы кино. Балаларның үзара мөнәсәбәте сокландыра. Шулай ук фильмның әйбәт тәмамлануы, өмет тулы булуы да күңелдә җылы хисләр калдырды.

Рәхмәтуллина Алсинә:
- Миңа да балаларның шулай бер-берсен якын итә алуы ошады. Ятим кыз баланы ашату, Оксананы башка малайлардан яклап калу мизгелләрен бик яратып карадым. Сеңелесе өчен барысына да әзер булган Ямил - бик матур образ.

Латыпова Алинә:
- Фильмны бертуган сеңелем белән карадым. Сюжет буенча, беләсез бит, анда төп геройлар бөтенләй чит җирдә туып-үскән ятим кызны үзләренең гаиләсенә алалар, Ямил белән Оксана туганлаша, бер-берсенә җылы мөнәсәбәттә булалар. Хәзерге вакытта исә туганлык җепләренең әһәмияте икенче планга калган очраклар да күп. Шуңа күрә фильмны мин сугыш турында булганга гына түгел, ә хәзерге заманга кагылышлы мөһим темаларны да күтәреп чыгуы өчен якын иттем.

Габитова Ландыш:
- Сәяси яктан карасак, бу фильм ниндидер өмет чаткысы кебек. Чөнки соңга арадагы катлаулы сораулар милләт мәсьәләсенең актуальлеген раслый. Ә фильмда без башкорт һәм украин милләтеннән булган ике чит гаиләнең дуслыгын, хәтта туганлашуын күрәбез. Минемчә, бу әхлакый яктан да әһәмиятле фильм.


- Татарларда кино сәнгатенә өлеш кертә алырдай әсәрләр бик күп, бары тик яхшы режиссер һәм финанслау гына кирәк – дигән фикере белән уртаклашты Әлфия Юсупова.


Дискуссион дәресне Әлфия Шәүкәтовна түбәндәге нәтиҗәләр белән тәмамлады:

- Беренчедән, ул әдәби әсәр, икенчедән, ул милли әсәр, өченчедән – этнографик әсәр. Әлеге фильмны карап, үзеңә бик күп өлкәгә кагылышлы мәгълүмат алырга була. Халыклар дуслыгын, кешеләрнең сугышның тәмамлануына өмете, картинаның балалар беркатлылыгын сурәтләве аны матур итә.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: фильм Сестрёнка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев