Логотип Идель
Эксклюзив

КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән

20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.

20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.


КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән.


«Егерме елга якын без татар теленә өстәмә белгечлек буларак инглиз теле укытучыларын әзерләдек. Быел беренче тапкыр татар теле укытучысы белгечлегенә укырга керүчеләр ике төрле диплом алып чыгачак. Икенче диплом – рус теле укытучысы. Бүген Казаннан һәм районнардан рус теле укытучылары җитми дигән мөрәҗәгатьләр күп. Шушыны исәпкә алып, «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программа ачтык. Бу программа буенча без 25 бюджет урынына укучылар кабул итәчәкбез», - диде КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов. 

 


«Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» программасы буенча укыту Россия Федерациясе бюджетыннан финанслана. КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә федераль бюджеттан барлыгы 110 урын каралган. Аларның алтмышы – магистратура, ә иллесе – бакалавриат өчен бирелгән. Бакалавриатның 25 урыны «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» программасы өчен булса, калганы - «Гамәли филология, татар теле һәм әдәбияты, журналистика» программасы өчен.


«Өченче ел рәттән Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә филология һәм журналистика белгечлегенә укучылар җыябыз. Без бөтен Россиядән татар телен белгән, яраткан, татар телле журналист булырга теләүчеләрне бюджет урыннарына чакырабыз», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.


Тәртип буенча документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителсә дә, бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләреннән тыш өстәмә сынау узучылар өчен документ тапшыру вакыты 15 июль белән чикләнгән. Татар филологиясенә һәм журналистикасына керүчеләр өстәмә рәвештә татар теленнән тест узачак.


Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов быелдан Казан Федераль университетына укырга кергәндә документларның төп нөсхәсе (оригинал) булуы мөһим икәнен белдерде. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X