Логотип Идель
Эксклюзив

Халыкны вакцинацияләү эше КАЙЧАН БАШЛАНАЧАК?

Халыкны вакцинацияләү эше дүшәмбе 24 августта башланачак.

Халыкны вакцинацияләү эше 24 августта башланачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.

Вакцинаның беренче партиясе төп куркыныч төркемнәре вәкилләре арасында прививка кампаниясен башларга мөмкинлек бирәчәк. Вакцинаның күпчелек өлеше 1 сентябрьгә Татарстанга кайтыр дип көтелә. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, бу күп очракта җитештерүче белән тәэмин итүгә бәйле.

Вакцинациягә хәзердән үк язылырга мөмкин.

Грипптан вакцинация бушлай уздырыла, – диде А.Абашев. – Без якындагы айларда кирәкле эшләрне башкарырга һәм вакцинацияне эпидемиологик сезон башланганчы төгәлләргә тырышачакбыз.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев