Логотип Идель
Эксклюзив

ХАРИС ЯКУПОВКА ИСТӘЛЕК ТАКТАСЫ АЧЫЛА

СССРның халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы, Россия өлкәләре һәм республикалары арасыннан «РСФСРның халык рәссамы» исеменә беренче лаек булган кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Якупов истәлегенә 24 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә мемориаль такта ачу тантасы оештырылачак.

СССРның халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы, Россия өлкәләре һәм республикалары арасыннан «РСФСРның халык рәссамы» исеменә беренче лаек булган кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Якупов истәлегенә 24 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә мемориаль такта ачу тантасы оештырылачак.

Татнана Казанның Зур Кызыл урамы, 62а адресы буенча узачак.

Исегезгә төшереп узабыз, 2019 елда халык рәссамына 100 ел тулды. Масштаблы шәхес, башкаларның күңелен беренче мизгелдән үк җәлеп итә алырдай гаҗәеп картиналар иҗат икән кылкаләм остасы хөрмәтенә “Бөек Җиңү” күргәзмәсе дә ачылачак. Ә. Мәҗитов исемендәге музейда 16:00 сәгатьтә ачылачак күргәзмәдә Х. Якупов исемендәге 1 республика күләм конкурста катнашкан хезмәтләр урын ала.


Харис Якуповны да замандашлары белән дәвамчылары киң эрудицияле, гүзәллекне тоючы, тирән белемле, акыллы шәхес, тырышлык үрнәге иде, дип бәяли. Аның укучылары бүгенге көндә Татарстанның рәсем сәнгатен танытуда зур көч куя һәм олуг шәхес, фронтовик әдипнең идеяләрен дәвам итә.

Илебез өчен иң катлаулы чорда Х.Якупов 25 ел дәвамында Татарстан рәссамнар берлеген җитәкләгән, республика рәссамнарын үстерүгә, аларның иҗатын дөньяга танытуга зур көч куйган, шул ук вакытта үзе дә күләмле әсәрләре белән төрле илләрнең сәнгать сөючеләрен шатландырган.

Харис Якупов рәислек иткәндә Татарстанның тасвири сәнгате СССР һәм дөнья күләмендә танылды. Аның актив җитәкчелегендә Татарстанда безнең горурлыгыбыз булган рәсем сәнгате фонды төзелде.
Харис Якупов әдәбият өлкәсенә дә зур өлеш кертте. Бер татар рәссамының да алай ике юнәлештә эшләгәне билгеле түгел. Күп санлы очерклары, истәлекләре, сәяхәтнамәләре, юлъязмалары бар – ул төрле жанрларда язган. Заманында Һ.Такташ, Г.Кутуй белән аралашуы, әдәби түгәрәкләргә йөрүе, татар мәктәбендә белем алуы аны публицист итеп үстергән. Үз чорының һәйбәт документалисты дәрәҗәсенә күтәргән.

Ветеран рәссам республика сәнгатен үстерү җәһәтеннән гаҗәеп күп масштаблы гамәлләр башкарды. Нәкъ менә аның энергиясе һәм абруе аркасында, аның турыдан-туры катнашында Казанның иң матур биналарының берсен - генерал А. Г. Сандецкийның элеккеге резиденциясен Хөкүмәт Карары белән ТАССР сынлы сәнгать музее итеп ачу мәсьәләсе хәл ителә. Рәсем ясаучылар, графиклар һәм скульпторлар өчен остаханәләр ачылды, республика рәссамнар берлегенең күргәзмә залы төзелде. Алда билгеләп узганча, илдә, Казанда, беренчеләрдән булып, СССР сәнгать академиясенең иҗади остаханәсе оештырыла, аны да озак еллар Х. Якупов үзе җитәкли.

Рәссам үзенең тормыш һәм иҗат кредосы принципларына тугрылык саклаган. Бөек остага искиткеч тыйнаклык, күңел күтәренкелеге, кешеләргә карата җылы, игътибарлы мөнәсәбәт хас иде, - ди замандашлары.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев