Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • ДАРУЛАРНЫ - ТАТАРСТАНЛЫЛАРГА ГЫНА Татарстан Хөкүмәтендә Россиянең башка субъектлары белән чиктәш районнарда урнашкан даруханәләргә препаратларның республикада яшәүчеләргә генә сатылуын күзәтергә киңәш иттеләр.
      20
      0
      0
    • 31 ДЕКАБРЬ - ЭШ КӨНЕ Дәүләт Думасы 31 декабрьне ял көне итү турындагы закон проектын кире какты. Бу хакта РИА Новости яза.
      36
      0
      0
    • РОССИЯ ГЕОГРАФИЯСЕН БЕЛӘСЕҢМЕ? Татарстан Милли музей мәйданчыгында 29 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Халыкара «Географик диктант-2020» акциясе узачак.
      41
      0
      0
    • МИЛЛИ КИТАПХАНӘ ВОЛОНТЕРЛАР ЭЗЛИ Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына (аны китапханәгә быелның августында бирделәр) китапларны күчерүдә ярдәм итү өчен волонтерларны терки башлады.
      43
      0
      0

    ХАТА ТАПТЫҢМЫ - ХӘБӘР ИТ!

    Шәп мөмкинлек!

    Элмә такта, күрсәткечтә хата яки татар теленә тәрҗемәсе булмавын тапсагыз, «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә аласыз. Гариза бирү өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки "Халык контроле" мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Кулланучы кирәкле урыннарны тутырырга тиеш булачак.

    Аерым алганда, хәбәрне калдыру өчен «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фотоматериалны йөкләргә, адресны күрсәтергә, вакыйга исеме, тулырак мәгълүмат күрсәтергә, басма кагыйдәләре белән ризалыкны расларга һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.

    Реклама

    Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белдергәнчә, гариза кабул ителә һәм call-үзәк тарафыннан җаваплы башкаручыларга эшкә җибәрелә. Системада ачык һәм ябык керү турында хәбәрләр бар. Шулай итеп, ачык хәбәрләр системаның тышкы интерфейсында чагыла, ә ябыклар бары тик мөрәҗәгать итүчегә һәм министрлыкларның һәм җирле үзидарә органнарының җаваплы башкаручыларына гына бирелә.

    Хаталар турында системага һәм башка категория — «Юл хәрәкәтен оештыру» буенча хәбәр итәргә мөмкин.

    Гражданнар, мәсәлән, торак пункт атамасында татар телендәге язуда хата бар дип хәбәр итә. Моннан тыш, хаталар аншлагта адрес күрсәтүдә, тукталыш павильоннарында, юл күрсәткечләрендә очрый.

    Агымдагы елның 1 октябренә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясе буенча барлыгы 183 мөрәҗәгать килгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ