Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    КАЗАНДА ХАТЫН-КЫЗЛАР ӨЧЕН АЕРЫМ МЕТРО ВАГОНЫ АЧЫЛЫРМЫ?

    Казан метрополитенында хатын-кызлар өчен аерым вагоннар җибәрергә тәкъдим иттеләр. Шул хактагы петиция Change.org сайтында чыкты.

    Бу инициатива белән чыккан активистка сүзләренчә, идеяне гамәлгә ашыру Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычын киметү мөмкинлеге бирәчәк, чөнки хатын-кыз вагоннарында ханымнар имин социаль дистанция саклый алыр иде.

    «Хәзер ир-атлар аркасында бу мөмкин түгел, чөнки алар җәелеп утыралар, хатын-кызлар социаль дистанцияне бозып һәм чир йоктыру куркынычы тудырып бер-берсенә сыенырга мәҗбүр була!», — дигән идея авторы.

    Активистка шулай ук Япониядә һәм Һиндстанда хатын-кызлар вагоннары булуын әйтә. Бу илләрдә хатын-кызлар өчен вагоннар пассажирларны ирләр игътибарыннан саклау өчен җибәрелгән.

    Моннан тыш, петиция авторы хиҗаб кигән хатын-кызлар өчен мәҗбүри битлек киюне закон буенча гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә, чөнки хиҗаб сулыш органнарын болай да саклый.

    Ике көн элек язылган петиция популярлык казанмаган. Әлегә анда 19 кеше генә имза куйган. Мөгаен, бу петицияне шаяру итеп кабул итәргә мөмкин булу белән бәйле.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ