-
Татарстанның иң яхшы югары уку йортлары билгеле Казан Федераль (Идел буе) университеты, абитуриентлар һәм ата-аналар исәпләвенчә, Татарстанның иң яхшы югары уку йорты.
-
Татарстанда эссе һава торышы сакланачак 6-7 августта Татарстанда явым-төшеп ихтималы аз.
-
Бауман урамында «Зәлидә» уены узачак 9 август көнне кичке 7дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак.
-
Казанда тәүге тапкыр Яшь дипломатлар глобаль форумы узачак Беренче тапкыр ул 2017 елда Сочи шәһәрендә узган иде.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Хатынын буып үтерә дә, баласын мәет янында калдыра

Татарстанда яшәүче ир-ат хатынын буып үтерә. Бу вакытта өйдә нәни бала да була. Ир хатынның мәетен бала янында калдырып чыгып китә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.
Тикшерү версиясе буенча, 6 апрельдә Минзәлә шәһәрендә 33 яшьлек ир-ат 43 яшьлек хатыны белән талаша. Хатын ирен эчеп йөргән өчен битәрли. Шуннан соң ирнең ачуы чыга. Ул хатынын буып үтерә.
Хатынны үтергәч, ир-ат 9 яшьлек улын хатынының мәете янында калдыра. Үзе тагын эчәргә чыгып китә.
Җинаятьчене ике көннән соң гына тоткарлыйлар. Башта ул гаебен башкаларга сылтамакчы була. Ләкин соңрак барасын да сөйләп бирә.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз