Логотип Идель
Эксклюзив

ХИҖАБ - РӨХСӘТ ИТЕЛӘ

Мәгариф учреждениеләрендә хиҗаб аркасында чыккан низагларның беренче генә очрагы түгел бу. Быел июль аенда Екатеринбургтан килгән студент кыз көллият җитәкчелегенең аңламавы белән очрашкан иде.

Казан Мәгариф идарәсе шәһәрнең 10нчы мәктәбендә хиҗаб аркасында килеп чыккан низагны җайга салды. Кыз балага дәресләргә яулыктан йөрүне тыю ярамавын мәктәп директорына аңлаттылар.

«21 сентябрь көнне Казанның Мәгариф идарәсенә 10нчы мәктәптәге хәл турында мәгълүм булды һәм кичекмәстән эчке тикшерү үткәрелде. Шул ук көнне мәктәп директоры белән мондый тыюга юл куймау турында сөйләшенде. Хәзерге вакытта низаг җайга салынган, бала мәктәпкә яулыкта йөрүен дәвам итәчәк», — дип сөйләделәр башкарма комитетта.

Кызның әнисе Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә ярдәм иткән өчен башкарма комитет хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. «Мәктәп директоры белән килешергә булышканыгыз өчен рәхмәт. Казан Мәгариф идарәсендә шундый ярдәмчел кешеләр эшләвенә бик шатбыз», — дип яза ул.

Мәгариф учреждениеләрендә хиҗаб аркасында чыккан низагларның беренче генә очрагы түгел бу. Быел июль аенда Екатеринбургтан килгән студент кыз көллият җитәкчелегенең аңламавы белән очрашкан иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев