Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2834
      0
      6

    ХХ ГАСЫР АХЫРЫ – XXI ГАСЫР БАШЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНА ФӘННИ КАРАШ

    Татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенге халәте, ул күтәргән проблемалар, аның дөнья әдәбияты күләмендә тоткан урыны һ.б. турында дискуссияләр матбугат битләрендә дә, зыялылар мәҗлесләрендә дә әледән-әле туып тора. Әдәбияты булган халык өчен бу – табигый һәм кирәкле күренеш.

    Әдәбиятның барлыгын һәм зурлыгын әле әдәбият белеме дә билгели. Шөкер, татарның әдәбиятны өйрәнә торган фәне бар һәм ул үсештә, даими рәвештә әдәбият белгечләренең хезмәтләре дөнья күрә. Соңгы арада нәшер ителгән шундый саллы фәнни хезмәтләрнең берсе – Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗановның “Татар әдәбият белеме: традицияләр һәм үсеш тенденцияләре: ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башы”. Әлеге китапта (Закирзянов А. М. Татар әдәбият белеме: традицияләр һәм үсеш тенденцияләре: ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башы / А. М. Закирзянов. – Казань: ИЯЛИ, 2018. – 350 с.) әдәбият белеменең ике гасыр чигендәге торышы турында сүз алып барыла. Татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш юлы, тарихы, традицияләр турында нәтиҗәләр ясала, әдәбияттагы казанышларга игътибар юнәлтелә. Әлфәт Закирҗанов хезмәте, һичшиксез, әдәбият белемендә яңалык: китапта ике гасыр чиге әдәбият белеменең төп тармакларында барган тикшеренүләрне бер системага нигезләнеп өйрәнелә, бәяләнә һәм табыш-нәтиҗәләрен ачыклана, шулай ук әдәбият алдында торган бурычлар,үсеш-үзгәреш юллары күрсәтелә. Галим татар әдәбияты тарихына экскурс ясый, ике гасыр чиге әдәбиятына хас традицияләр һәм тенденцияләр, юнәлешләр; жанрлар һәм аларның трансформациясе; әдәби агымнар һ.б. мәсьәләләрне тикшерә.

    Әдәбиятка заман сулышының йогынтысын өйрәнүгә китапта байтак урын бирелгән.

    “ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында гаҗәеп үзенчәлекле яңа социаль-мәдәни ситуация урнаша... Демократия күренеше буларак, сүз иреге, матбугат иреге яулап алыну нәтиҗәсендә, бик күп мәсьәлә-проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеге туа. Акрынлык белән халыкның үзаңы үзгәреше, ягъни совет чоры карашларыннан арыну, «дөньяга яңача карый, яңача фикер йөртә» башлау күзәтелә. Сүз сәнгатенә мөнәсәбәттә ул заманның әдәби процессын чагылдыруда һәм күпгасырлык әдәбият тарихын яктыртуда, бәяләүдә күренә”, - ди галим, күзәтүләре белән уртаклашып.

    Татар әдәбиятының хәзерге хәленә, язучылар әсәрләренә замана күзлегеннән бирелгән фәнни бәя һәрвакыт мөһим. Бигрәк тә галимнең әдәби юнәлешләр, агымнар, аларның төрле чорлардагы чагылыш үзенчәлекләре турындагы нәтиҗәләре кызыклы.

    Реклама

    “Татар әдипләре шактый иркен рәвештә яңа формаларга, үзенчәлекле метафорага, яңа әдәби дөнья тудыру алымнарына, аерым фрагментлар буларак аңлашылган күренешләрне бергә кушуга, монтажлауга, әдәби образлар буларак архетипларга, образ-мотив һәм образ-топосларга иркен мөрәҗәгать итәләр, - ди автор. - Латыйфиның «Хыянәт», «Бәйсез этләрне атарга» кебек әсәрләре «психологик реализм», «интеллектуаль реализм» агымнарына хас сыйфат-билгеләрне ят итмиләр. Милли тормыш картинасын тудыру калкытып куелган әсәрләрне «милли реализм» агымына нисбәтле тикшерү дә төп үзенчәлекләрне тулырак ачарга ярдәм итә”.

    Әлфәт Закирҗанов хәзерге заман татар әдәбиятында билгеләгән юнәлешләр – дистәгә якын. Мәсәлән, тәнкыйди юнәлеш әдәбиятның үзәгендә торган проблема кеше һәм яңа җәмгыять мөнәсәбәте белән бәйле. 1990 елларда посттоталитар җәмгыять шартларында кешенең дөньяны күзаллавын ачу алга куела. Шуңа да әсәрләрдә, бер яктан, совет системасын тәнкыйтьләү киң урын алса, икенче яктан, чор яшәешенең кырыс шартлары нәтиҗәсендә авыр хәлдә калган шәхес фаҗигасен социаль-фәлсәфи планда чагылдыру күзәтелә (И. Салаховның «Колыма хикәяләре» («Тайгак кичү»), М. Хәсәновның «Язгы аҗаган», Ә. Баянның «Урланган ай», Г. Каюмовның «Мирас» («Упкын өстендә уен»), З. Хәкимнең «Кишер басуы» һ.б. әсәрләр). З. Хәкимнең «Кишер басуы» (1993) трагикомедиясендә 1980 еллар ахыры – 1990 еллар башы татар авылы тасвирлана.

    Милли юнәлештә иҗат итүчеләрнең иң күренеклеләре, галим фикеренчә, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова.

    Интеллектуаль юнәлеш тормыш-чынбарлыкны бәяләү аша яшәеш кануннарын ачуга нигезләнә. Авторлар уй-фикергә йөз тоткан эчтәлектә тормыш Хакыйкатен эзли. А. Гыйләҗевнең «Яра»сын, М. Галиевнең «Алтын тотка»сын, Р. Сибатның «Ялгызак»ын, Р. Харисның «Чехов базары»н, «Исемсезләр»ен, Т. Миңнуллинның «Дивана»сын, И. Зәйниевнең «Суган чәчәге» драмасын һ.б. ул шундыйлар рәтенә кертә.  Шулай ук,  Ә. Закирҗанов фикеренчә, ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар әдәбиятына психологик; тормыш-көнкүреш; лирик-эмоциональ юнәлешләр хас. Соңгысында иҗат итүчеләр дип автор Ф. Садриев, М. Галиев, Р. Рахман, Р. Мулланурова, А. Әхмәтгалиева, Р. Габделхакова һ.б.ларны атый.

    Сентименталь юнәлешкә нисбәтлеләр арасында М. Мәһдиевнең «Бәхилләшү», Н. Гыйматдинованың «Парлы ялгыз», Т. Миңнуллинның «Галиябану, сылуым-иркәм» әсәрләре күрсәтелгән. Дини-рухани юнәлештә иҗат итүче әдипләр буларак автор А. Хәлим, Ф. Бәйрәмова әсәрләрен атый.

    Шартлы-метафорик юнәлеш турында фикер кызыклы: “Татар әдәбиятында шартлылык алымнарына мөрәҗәгать итүнең, шулай ук метафора булып килгән вакыйга-күренешләр аша автор идеясен чагылдыруның матур традициясе бар (мәсәлән, Г. Коләхмәтов, К. Тинчурин, Х. Туфан, Ә. Баян, Р. Фәйзуллин, Зөлфәт, Т. Миңнуллин һ.б. иҗатында). Хәзерге сүз сәнгатендә метафора булып килгән яисә шартлы-символик вакыйгаларга, алым-детальләргә мөрәҗәгать итүнең гаять активлашуы күзәтелә. Әлеге алым-чараларның әдәби функциясе бермә-бер киңәеп, алар, гадәттә, җәмгыятькә бәя бирүгә, герой характерын ачуга, гомумән, төп идеяне, автор позициясен билгеләүгә хезмәт итә (Ф. Бәйрәмованың «Канатсыз акчарлаклар», «Күл балыгы», Д. Салиховның «Алла каргаган йорт»ы, З. Хәкимнең «Җүләрләр йорты», М. Кәбировның «Сары йортлар сере», Ю. Сафиуллинның «Сукбай артистлар» комедиясе” һ.б. әсәрләр».

    Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗановның әдәбиятка анализы, бәяләмәләре актуаль, дәлилле, тирән булуы белән аерылып тора. Галимнең әдәбиятка кагылышлы фикерләрен, шөкер, гаммәви мәгълүмат чараларында укып та, TVдән ишетергә дә мөмкинлекләр бар. Аларның бер зур китап итеп туплануы тагын да әйбәт. Бу китапны 2018 елда ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ нәшер итте. Мөгаен, аны сатуда табып булмас та. Ләкин замана биргән мөмкинлекләргә шөкер: әлеге саллы хезмәтне ТӘһСИ сайтыннан бушка йөкләп, тулысы белән электрон вариантта укып була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр