-
СУПЕР-ФИНАЛИСТНЫ 1 МИЛЛИОН СУМ КҮЛӘМЕНДӘ ТӨП БҮЛӘК КӨТӘ «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Бәйгегә 7 илдән барлыгы 800 гариза килгән. Алар арасыннан 50 иң яхшы кандидатны сайлап алып, Уфага чакырачаклар, дип яза «Башинформ» агентлыгы проектның җитәкчесе Элвин Грейга (Радик Юльякшин) сылтама белән.
-
ВИДЕО: Татар театрына килгән тамашачыга көтелмәгән, бәлки бераз уңайсыз сораулар Блогер Алсу Хафиз исә сәхнә артында булып кайтты.
-
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ ҺӘМ ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ЛЕКТОРИЙЛАР ЦИКЛЫНА ЧАКЫРА Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да Татар китабы йортында узачак.
-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
Моргенштерн ресторанда ничә сумга ашый? "Сәлам хәерчеләргә!" — дигән музыкант роликта.
-
71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр... Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.
-
Авариядә имгәнгән кызның телен теккәннәр Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
ӘХСӘН БАЯН: "Хатын-кызга “акылсыз” дисәң, ул сиңа ачуланмаска да мөмкин".
Танылган әдипләребезнең хатын-кызлар турында фикерләре
Хатын-кызга “акылсыз” дисәң, ул сиңа ачуланмаска да мөмкин. Ләкин “ямьсез” дисәң, ул сине ахыр көненәчә гафу итмәчәк.
Әхсән Баян
Кызлар матурлыгы – пропуск, ачылмас ишекләрне ачтыра!
Шәүкәт Галиев
Хатын-кыз шулай ул: башта кочакка иңә, аннары өйгә керә, ахыр ир белән идарә итә башлый.
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Кыз йөрәге күбәләк канаты белән бер. Сыңар шырпыдан да дөрт итеп кабына да дөрләп китә.
Аяз Гыйләҗев
Хатын-кызларның милләтен мин кайсы халыкка бала табып бирүенә карап билгелим.
Туфан Миңнуллин
Хатын-кызда кемнедер назларга, җылытырга омтылыш хисе көчле. Шушы хис җылыга сусаган җаннарны бик тиз яулап ала.
Фәнис Яруллин
Хатын-кызның үзеңә мәхәббәтен уңай, кирәкле якка үзгәртәсең килсә, баласын макта.
Тәлгат Галиуллин
Хатын-кыз ямьсез булалмый.
Хатын-кыз чибәр була!
Роберт Миңнуллин
Хатын-кызның иң матуры - үз җитешсезлеген яшерә белгәндә.
Газинур Морат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз