Логотип Идель
Эксклюзив

“ӘХСӘН ХАТЛАРЫ” – ЯҢА КИТАП!

“Әхсән хатлары” - эпистоляр жанрга караган яңа китап. Күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән басмада Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның хатлары урын ала.

“Әхсән хатлары” - эпистоляр жанрга караган яңа китап.  Күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән басмада Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның хатлары урын ала.

Әлеге хатлар Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга адресланган. Равил ага озак еллар рәссам дустының хатларын үз архивында саклаган. Милләт, иҗат, татар тарихына карата үз фикерләрен белдереп язган хатларны Р.Фәйзуллин әдәби яктан эшкәртеп киң катлам укучыларга тәкъдим итте. 

“Хат бит ул – күңел сафлыгы, йөрәк ярасы, җан авыртуы... Анда барысы да төбенә кадәр әйтелә һәм ачыла...
Хат эчендә нечкә, сентименталь-лирик кичерешләр дә, көчле пафослы публицистика да булырга мөмкин”, дип яза Әхсән Фәтхетдинов.

- Үзара хат алышканда, гадәттә, көнкүрештәге – гаилә, Туган-тумача, күрше-күлән тирәсендәге яңалыклар, үлем-китемнәр, кайларгадыр барып-кайтулар, гомумән, бүтәннәр өчен бернинди әһәмияте булмаган  вакыйга-хәлләр турында бәян ителә. Ә Әхсән хатларында аларның эзе дә юк. Дөрес, тормышта файдаланыла торган әйберләр (әйтик, кадак, капка биге, таш кисәге һ.б.), күпләр игътибарга да алмаган нәрсәләр дә очрый ул хатларда. Әмма алар әдәби-эститик кыйммәткә ия, фикерләрне ачыграк әйтергә тырышучы детальләр, кирәкле “вак-төякләр”. Әхсән Фәхтетдиновның фикер офыклары киң, - дип яза Равил Фәйзуллин китапның кереш өлешендә.

Китапта Равил Фәйзуллин, Рифхат Якупов һәм Зөфәр Бәшировларның шәхси архивындагы фотолар да урнаштырылган. 36 хатның һәрберсендә халык рәссамының уй-фикерләре, дөньяга карашы ачык чагылыш тапкан. 1000 данә тиражда басылган китап үз укучыларын тиз табар.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев