Логотип Идель
Эксклюзив

"ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ": КӨЛДЕРЕП УЙЛАНДЫРДЫЛАР....

“Хуш, авылым. Хыял” – Камал театрында бу спектакльне әле генә карарга насыйп булды. Гәрчә, аның премьерасы быелның февралендә үк булса да.

“Хуш, авылым. Хыял” – Камал театрында бу спектакльне әле генә карарга насыйп булды. Гәрчә, аның премьерасы быелның февралендә үк булса да. Бу көннәрдә Казанда узган “Һөнәр” фестиваленә рәхмәт төшкере – карарга форсат тудырды.

Үземне театрал, сәнгатькә мөкиббән китеп, спектакль куелышына, артистлар уйнавына профессиналь бәя бирердәй кеше дип атый алмыйм. Әмма спектакль бик ошады. Көлдерү аша уйландырды...

Әйе, темасы яңа түгел – авыл бетә, татар бетә, тел бетә. Бу хакта сөйли-сөйли арыдык инде. Сөйләмичә дә булмый –  җанны чәнчеп торган, милләт язмышы өчен аз гына булса да борчылып торган һәр татар кешесе өчен актуаль тема. Спектакльдә дә бүгенге чынбарлык күрсәтелгән.

-    20дән артык “бетеп баручы”, кечкенә авылларда булдык, 50-60 тирәсе интервью эшләдек. Бер-берсен кабатламаучы, төрле язмышлар белән таныштык. Үзләренең тормышлары турында бик теләп сөйләүчеләр дә, сөйләгәннәрен кулланырга рөхсәт итмәүчеләр дә очрады. Ул кешеләр арасында ялгызлыкка исләре китмәүчеләр дә, үзгәртеп булмас тормыш шартлары колына әверелеп, соңгы көннәрен ташландык йортлар арасында яшәргә мәҗбүр булганнары да очрады. Безнең геройлар арасында үзләренең тамырлары хакында белүчеләр, нәселләре, авылларының барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләүчеләре дә бар. Авылның хәзергесе һәм үткәне турындагы бу тарихларны бергә туплагач, бик кызыклы гына контекст килеп чыга. Ул, үз чиратында, бүгенге көнгә генә түгел, киләчәккә дә бәйле күп кенә сорауларга да җавап табарга ярдәм итә..., - дип яза “Хуш, авылым. Хыял” спектакле режиссеры Айдар Җәббаров.

Бер-бер артлы каршыбызда төрле күренешләр уйналды. Һәркайсында бетә барган авыллар, анда яшәп калган берничә бөртек кешенең яшәеше. Төп проблема юмор аша бирелә. Тамашачыларны спектакль буе диярлек көлдерделәр... 

Беренче күренеш – авыл клубы. Авыл картының үткән заманнар хакында уйлануы, җылылык белән булганнарны искә алуы, сагынулары... “Моң инде кешегә кирәкми”, - дип сыкранулары.

Аннары тамашачыларны 1981 елга “кайтаралар” –никах теркәү күренеше, яшь парга балалар алып кайту турында теләкләр,  туйга кер юу машинасы бүләк итү. 6 ел дәвамында хатынның авырга уза алмавы, авылдашларының геройны хатынын аерырга үгетләүләре. Әмма соңыннан бер-бер артлы туган ике бала һәм өченчегә йөкле хатын...

Авылга банан алып кайтып сатулары, аны ни рәвешле ашарга белмәгән авыл халкы. Бананан бәрәңге боламыгы пешереп рәхәтләнеп көлдерделәр артистлар...

Төшке ашын ашый-ашый үз хыялы хакында сөйләүче ир... Авылны кешеләрнең шәһәрдән кайтып ял иттерә торган урынга әйләндерү. Хыял...

Икенче бер авылда соңгы баланың мәктәптә укып чыгуы һәм авыл мәктәбенең ябылуы хакында клуб мөдире сөйли. Кайчандыр түбәләре тишек клуб та  яңартылган. Әмма инде анда йөрүче генә калмаган. Аның улы да күрше авылда завклуб – көн дә ишекләрен ача, берүзе караоке җырлый да, кайтып китә...

Буранлы көндә авылда калган көчкә йөргән өч бөртек карчыкка вертолеттан бау белән, Өлкәннәр көне белән котлап, посылка төшерүләре. Үсемлек мае һәм сгущенка… Инвестордан матур сүзләр язылган “Сез безнең горурлыгыбыз!” дигән хат...

Гомумән, авылда калганнарның барысы да бераз юләррәк, зәгыйфьрәк кешеләр булып күрсәтелә. Авылда шундыйлар гына кала ала дигән кебек... Шул рәвешле үкенеч хисе дә арта бара, тәэсир дә көчлерәк. Проблеманы гипорболизацияләү аша вәзгыятьнең дә никадәр катлаулы булуы чагылдырыла.

Артистларның киемнәре, уйнавы – искиткеч. Тамашачының игътибарын тоталар, уйландырдылар да, көлдерәләр дә. Афәрин диясе генә кала.

 

Белешмә

«Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының Достоевскийның “Җинаять һәм җәза” спектаклен күрсәтү белән ачылды. 6 көн дәвамында 11 коллектив заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итә. Афишага 12 спектакль кертелгән. Алар Татарстанның 5 театраль мәйданчыгында күрсәтелә.

Быел фестивальнең географиясе, Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербургны һәм Казахстанның Акмолинск шәһәрен дә үз эченә ала.

Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X