Логотип Идель
Эксклюзив

КИЧӘ ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫҢ 49 ПРОЦЕНТЫ ТАВЫШ БИРГӘН

Кичә, 12 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә, Татарстандагы сайлаучыларның 49 проценттан артыгы тавыш бирде.

Кичә, 12 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә, Татарстандагы сайлаучыларның 49 проценттан артыгы тавыш бирде. Бу турыда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев игълан итте.

«12 сентябрьдә, кичке алтыда, Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 49,7 процент иде», — диде ул.

Тавыш бирү гадәттәгечә бара. Кондратьев әйтүенчә, соңгы ике көн эчендә алдан тавыш бирү вакытында җитди кагыйдә бозулар ачыкланмаган. 

Ул 13 сентябрьдә, тавыш бирү стационар сайлау участокларында һәм өйдә генә булачагын искә төшерде.

Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, республикада сайлау барлык санитар стандартлар нигезендә үткәрелә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев