Эксклюзив
КИНОТЕАТР, ТӨНГЕ КЛУБЛАР ҺӘМ БАЛАЛАРНЫҢ УЕН БҮЛМӘЛӘРЕ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
Коронавирус белән бәйле тыюларга йомшартулар керә башлады.
Коронавирус белән бәйле тыюларга йомшартулар керә башлады.
31 июльдә кабул ителгән №639нчы карар нигезендә 3 августтан республикабызда аерым бер чараларга рөхсәт бирелде. Ул да булса, төрле ял, күңел ачу тамашалары, мәдәни, белем бирү һәм спорт чаралары, күргәзмә, реклама акцияләре һәм башкаларга. Төп шарт: алар ачык мәйданчыкта булырга тиеш. Болар рәтенә кинотеатр, төнге клублар һәм балалар өчен уен бүлмәләре дә керә.
Тагын бер шарт: андагы кешеләр саны 50дән артмаска тиеш. Шулай ук бер атна алдан ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенә хат язылу да мәҗбүри.
Чыганак: kazanfirst.ru
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев