Логотип Идель
Эксклюзив

КИҢӘШ: Мәчеткә намазлык алып килергә, зур туйларны кичектереп торырга

Коронавирус таралу сәбәпле, Кырым мөфтие Эмирали Аблаев төбәк мөселманнарын күп кеше җыеп туйлар үткәрүне кичектерергә, ярымутрау мәчетләрендә бер ярым метр дистанцияне сакларга, мәчеткә үз намазлыгың белән килергә, саклагыч битлек кияргә киңәш итә.

Кырымда мәчеткә намазлык алып килергә, зур туйларны кичектереп торырга киңәш ителә.

Коронавирус таралу сәбәпле, Кырым мөфтие Эмирали Аблаев төбәк мөселманнарын күп кеше җыеп туйлар үткәрүне кичектерергә, ярымутрау мәчетләрендә бер ярым метр дистанцияне сакларга, мәчеткә үз намазлыгың белән килергә, саклагыч битлек кияргә киңәш итә. 

«2020 ел тәмамлана. Кырымда коронавирус таралу аркасында без көн саен якыннарыбызны, туганнарыбызны, дусларыбызны, ватандашларыбызны югалтабыз. Бүгенге көндә куркыныч вазгыять саклана», диелә мөфтинең мөрәҗәгатендә.

Ул саклык чараларын катгый үтәүне сорый. «Мөселманнарга хас булганча, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, кешеләр күп җыела торган урыннарга бармагыз. Бигрәк тә өлкән буынга сакланырга кирәк», — диде Эмирали Аблаев.

Мөфти күп кеше җыеп туй үткәрүне, коллектив чараларны мөмкин булганча кичектерүне, җеназа вакытын кыскартуны сорый.

Үзен начар хис иткән мөселманнарга, башкаларга да чир йоктырмас өчен, мәчеткә йөрүдән тыелып торырга киңәш ителә.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев