Логотип Идель
Эксклюзив

Китә алмаган кунак: ковид Корбан бәйрәменә комачауламасмы?

Мәскәүдә Корбан бәйрәмен онлайн билгеләп үтү турында карар кылынды. Татарстан халкы исә Корбан Гаете намазын мәчетләрдә күмәкләп уку мөмкинлегенә ия.

Мәскәүдә Корбан бәйрәмен онлайн билгеләп үтү турында карар кылынды. Татарстан халкы исә Корбан Гаете намазын мәчетләрдә күмәкләп уку мөмкинлегенә ия. Шул ук вакытта барлык куркынычсызлык чараларын үтәүгә нык игътибар ителәчәк. Шәхси намазлыклар, маскалар, дистанция – төп таләпләр үзгәрешсез.

Мәскәүдә үз хәл-әхвәлләрен яхшырак беләләрдер, шуңа алар шулай карар кылынды. Рамазан гаете дә, Корбан гаете дә анда онлайн уза. Бездә Аллага шөкер әлегә тыюлар күренми. Мәчет, мәхәлләләребездә тәртипне саклап, маскаларны киеп, намазга җыелачакбыз. Без моңа инде күнектек. Ковид – китә алмаган кунак кебек булды, ике ел янәшәбездә йөри. Маскаларны киеп, дистанцияне саклап намаз уку – бу инде безнең өчен гадәти нәрсә, авыр әйбер түгел. Әйтелгән икән, без шулай эшлибез. Чөнки бу безнең сәламәтлегебез, без халык өчен җавап бирәбез, - ди Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров.

Мәчетләрдә халык саны 100 кешедән дә артмаска тиеш. Шуннан да артыгы килсә, мәчет тирәсендә намаз уку мөмкин булачак.

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2021нче елның 20нче июленә туры килә. Намаз вакыты кояш чыккач, ярты сәгатьтән соң укыла. Казан шәһәрендә бәйрәм намазы вакыты иртәнге 4кә туры киләчәк.

Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
•    02.30 – иртәнге намаз;
•    02.45-03.30 – Коръән укылу;
•    03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;
•    04.00 – гает намазын уку;
•    04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
•    04.30 – корбан чала башлау.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән быелгы нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 мең сумны тәшкил итә. Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков сүзләренчә, 36 мең сум акчасы булган һәр кеше корбан чалырга тиеш була. Корбанны гаилә исеменнән чалу, бер елны бер кеше исеменнән, икенчесендә – икенчесе исеменнән чалу дөрес булмый, ди ул. Корбан чалу – һәр кешенең шәхси җаваплылыгы.

Быел Казанда 16 корбан чалу мәйданчыгы билгеләнгән. Республиканың башка зур шәһәрләрендә һәм районнарында әлеге урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә. Узган елда республикада барлыгы 22 мең сарык чалынган. Быел да шул тирә булыр дип көтелә.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев