-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр!
«Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Исәнбәт әсәрендә һәм шул исемдәге телемюзиклда тәрбияләнгән ата-аналарның балаларын спектакльгә алып килергә теләкләре булыр дип саный.
«Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
«Хәзер минем Нәкый Исәнбәтнең „Мыраубай батыр“ әсәре буенча спектакль кую планлаштырылган. Әлегә аны театрда куймаганнар. Минем буын кешеләре өчен танылган балачак герое — Мырау батыр ул», — дип сөйләде «Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
Быел театрда рус телендә өч яңа спектакль — Барон Мюнхгаузен турында, «Алисә могҗизалар илендә» тамашалары һәм бәби-спектакль барлыкка киләчәк.
«Безгә барлыгы 20-30 тирәсе спектакль җыярга кирәк, шуларның унысы инде әзер», ди Илгиз Зәйниев.
чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз