-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Көнче ир хатынын пычак белән чәнчегән
Пычаклар ясау белән шөгыльләнүче ир хатынын пычак чәнчеп үтергән, дип хәбәр итә "Интертат".
Бу хәл Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге паркларның берсендә булган. 18 мартта хатын-кыз мәете табылса, 23 мартта исә бу җинаятьне эшләүдә шикләнелүче 42 яшьлек ир-атны тотканнар. Җинаять эше паркта мәет табылгач ачыла. Башта мәрхүмәнең туганнарын, якыннарын сораштыралар. Аннары мәетне тикшергәч, бу хатынның гадәти булмаган формадагы пычак белән үтерелүе ачыклана.
Мәрхүмә хатынның элеккеге ире белән көнчелек аркасында берничә тапкыр талашканы билгеле була.
Тикшерү буенча, 17 март кичендә ир-ат элеккеге хатынын эзәрлекләп йөри, аннары тота һәм пычак белән төрле урыннарына кадый. Хатын шунда ук җан бирә. Җинаятьче бу урыннан качып китә. Биш көн буена машинасында яши, урманда төн кунып йөри.
Ирнең машинасында үтерү коралына охшаган әйбер табыла, шулай ук канга охшаган таплар була. Дәлилләрне китергәннән соң, бу ир-ат үзенең гаебен таный. Үтерү коралын үзе ясаганын әйтә.
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз