КОРЪӘН “КАЗАН БАСМА” ЯҢА ШРИФТТА БАСЫЛАЧАК
2016 елдан бирле Татарстан мөфтияте тарафыннан Коръән басмасы 30 меңнән артык гомуми тираж белән 5 тапкыр дөньяга чыгарылды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Коръән бастыруның татар традицияләрен кайтарды.
“Коръән Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган” диләр. “Казан басма”сының популярлыгы элек-электән килә. Хәзер дә “Казан басмасы”на өстенлек бирүчеләр шактый. Мәсәлән, Рамзан Кадыйров та бездә нәшер ителгән Изге китапка өстенлек бирә икән.
Тарихка күз салсак, Коръән беренче мәртәбә 1787 елда Петербург шәһәрендә Екатерина II рөхсәте белән бастырылган. Ләкин ул бик киң таралмаган. Ә менә Петербургтагы типография Казанга күчкәч, Казан басмасы бөтен мөселман дөньясына таралган, дип әйтә алабыз, ди дин белгечләре дә.
Бүген Татмедиада тарихи вакыйганың шаһитлары булдык. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга махсус эшләнгән “Казан басма” компьтер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре тапшырылды.
Аны Мәрмәрә университетының “Илахият” факультеты деканы, доктор Мөхәммәд Абай масхус “Казан басма” компьютер шрифты нигезендә эшләгән.
Мөфти журналистларны “Казан басма”сының бай тарихы белән таныштырды. Компьютер шрифтын булдыру эшенә чит ил нәкышче-белгечләре җәлеп ителгән. Ел дәвамында барган хезмәтнең нәтиҗәсе белән Камил хәзрәт канәгать калды. Яңа нәшер ителәчәк басманың текстларын мөфтият белгеләре җентекләп тикшергән.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк, “Казан басма” исемле компьютер шрифты нигезендә– нәзарәтнең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга әзерлек кысаларында иң зур һәм мөһим башлангычларының берсе булып тора. “Казан басма” компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалган.
Татарстан Республикасы мөфтиенең урынбасары, нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да әле проектның ни дәрәҗәдә мөһимлеген һәм кирәклеген раслап узды. Яңа компьютер шрифты Коръән мөсхәфләрен бастыруга яңа мөмкинлекләр ачачак, Коръән һәм китаплар бастыруның татар традицияләрен яңартуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк. Коръән басмасыннан тыш, “Казан басма” шрифтында татар дини мирасына караган һәм Коръәнне өйрәнү белән бәйле башка әдәбиятны да бастыру мөмкин булачак, ди Р.Хәмидуллин.
Исегезгә төшереп узабыз, 2016 елдан бирле Татарстан мөфтияте тарафыннан Коръән басмасы 30 меңнән артык гомуми тираж белән 5 тапкыр дөньяга чыгарылды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Коръән бастыруның татар традицияләрен кайтарды. Россиядә Коръәнне дөрес аңлау өчен заманча нигез булдырылды һәм халыкара мәйданда Коръән бастыру буенча эксперт буларак танылды.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев