Логотип Идель
Эксклюзив

Коронавирус аркасында эшен югалткан русиялеләр аена 12 мең сум акча алачак

Владимир Путин бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү программасын әзерләргә кушты.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә биш көн эчендә кече бизнеска ярдәм итү программасын әзерләргә кушты. Дәүләт башлыгы фикеренчә, төп бурыч - хезмәт коллективларын һәм халыкны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен саклап калу.

Апрель, май һәм июнь айларында эшне югалткан барлык кешеләргә Путин 12 130 сум пособие бирергә кушты.  Шулай ук та-аналары эшсез калган һәр балигъ булмаган балага 3000 сум акча түләүләрен хәбәр итте.

- Бу очракта эшсезлек буенча пособиедән һәм балалары булган гаиләләргә тиешле түләүләрдән тыш, якындагы өч айда балигъ булмаган һәр балага аена тагын өчәр мең сум өстәмә түләргә тәкъдим итәм, диде Путин.

kazanfirst.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев