Логотип Идель
Эксклюзив

КОРОНАВИРУС БАШКА ИНФЕКЦИЯЛӘРДӘН САКЛЫЙ?

Коронавирус аркасында кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү һәм битлек-перчатка режимы нәтиҗәсендә, татарстанлылар башка инфекцияләр белән сирәгрәк авырый башлаган.

Коронавирус аркасында кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү һәм битлек-перчатка режимы нәтиҗәсендә, татарстанлылар башка инфекцияләр белән сирәгрәк авырый башлаган. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бездә булган үз-үзеңне изоляцияләү режимы башка инфекцияләр белән авыручылар санының кимүенә күпмедер дәрәҗәдә уңай нәтиҗәләр бирде, ягъни бүген, 2020 елның беренче яртыеллыгында, бездә башка йогышлы авырулар белән авыручылар саны 22 процентка кимеде. Мондый кимү беренче тапкыр күзәтелә», - диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, иң күп кимү эчәк инфекцияләре төркемендә ачыкланган — 36 процент, энтеровирус йогышы 30 процентка, ә җил чәчәге авырулары 25 процентка кимегән.

Талпан тешләү очраклары 12 процентка кимрәк, ә хайваннар тешләве 10 процентка ким. Республикада яшәүчеләр арасында сальмонеллез белән авыручылар саны — 14 процентка, ә туберкулез белән авыручылар 12 процентка кимүе күзәтелгән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары аңлатканча, бу инфекцияләр контакт-көнкүреш, һава-тамчы юлы һәм азык аша тапшырыла, ә коронавирус буенча чикләүләр аркасында мондый элемтәләр берничә тапкыр кимегән. 

Чыганак: Эвелина Киселева, Татар-информ

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев