Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә?

    Бик сәер вакыйга...

    Мексикада яшәүче хатын COVID-19 белән авыргач, күкрәк сөте яшел төскә керүгә зарланган. Анна Кортес исемле хатын сүзләренчә, ул баласын имезә торган сөт «неонлы яшел» төстә булган. Экспертлар моның сәбәбен әлегә әйтә алмаган.

    Daily Star басмасы мәгълүматы буенча, инглиз теле укытучысы булып эшләүче бу хатын башка иптәшләре дә шундый ук үзгәрешләр кичерүен сөйләгән.

    «Аларның да минем кебек булды, сөт төсен үзгәртте, ләкин алар барыбер балаларын имезде», — ди Анна.

    Реклама

    Анна күкрәк сөте имезү буенча консультант белән киңәшкән. Белгеч күкрәк сөтенең төсе үзгәреп, антитәнчекләр ярдәмендә адаптацияләнергә мөмкин булуын аңлаткан.

    Бу хатын салкын тию билгеләре сизгән, ис һәм тәм тоймый башлаган.

    Лондонда күкрәк сөтен тикшерүче галим Натали Шенкер сүзләренчә, COVID-19 белән авыручы хатыннарда күкрәк сөтенә антитәнчеләр керүе мөмкин. Ләкин сөтнең төсе үзгәрү сәбәбе әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

    чыганак: Интертат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы