Логотип Идель
Эксклюзив

КОРОНАВИРУС КЕМ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧРАК?

Коронавирус йоктыру куркынычы, шулай ук авыруның катлаулы формада узуы кешенең генетикасына бәйле.

Коронавирус йоктыру куркынычы, шулай ук авыруның катлаулы формада узуы кешенең генетикасына бәйле. Бу хакта Белгород дәүләт илкүләм тикшеренү университеты профессоры, кешенең молекуляр генетикасы лабораториясе җитәкчесе Михаил Чурносовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Галим сөйләгәнчә, кешедәге авыруларының 90 проценты диярлек генетик табигатькә ия, һәм Cоvid-19 искәрмә түгел, чөнки кешеләрнең бер өлеше генетик факторлар белән бәйле рәвештә аңа сизгеррәк була.

Бу факторлар, әйтик, ангиотензинга үзгәртүче ферментларының эшләвен билгели, аның ярдәмендә организмда су-тоз балансы һәм нормаль артериаль кан басымы саклана. Бу ферментның эзләре кеше организмының барлык тукымаларында һәм канда табыла.

Моннан тыш, профессор каннары икенче төркемгә караган кешеләр коронавируска иң сизгер булып чыкты, дип өстәде. Бу аның «организмның төрле тышкы объектларга реакциясен билгели торган геннарның генетик маркеры булуы» белән бәйле. Шулай ук симерү, шикәр диабеты һәм башкалар патологияләре булган кешеләрдә авыру катлаулы формада була.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев