Логотип Идель
Эксклюзив

Коронавирус хөрмәтенә балага исем!

Бөтен дөньядагы пандемия аркасындагы паника һәм күңел төшенкелеге вакытында коронавируска бәйле позитив хәбәрләр дә очрый.

Бөтен дөньядагы пандемия аркасындагы паника һәм күңел төшенкелеге вакытында коронавируска бәйле позитив хәбәрләр дә очрый.

Новокузнецки шәһәрендә яңа туган балага Ковид исеме кушканнар. Яшь әти-әни бу исем улларына бәхет китерер дигән өметтә.

Әлеге исем коронавирус (COVID-19) хөрмәтенә кушылган. Исем, әти-әниләре фикеренчә, яңгырашлы, көчле һәм өстәвенә оригиналь.

- Коронавирус ярты дөньяны яулап алды, чикләрне япты... Улыбыз да шундый "текә" булсын иде, - дигән комментарий биргән баланың әтисе Олег. Ләкин ЗАГСның бу оригиналь исемне теркәү-теркәмәве әлегә билгесез.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: коронавирус

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев