Логотип Идель
Эксклюзив

КОРОНАВИРУС ПСИХИК АВЫРУЛАРНЫ ДА АРТТЫРГАН...

Коронавирус эпидемиясе психик авыруларның еш килеп чыгуына сәбәпче булган.

Коронавирус эпидемиясе психик авыруларның еш килеп чыгуына сәбәпче булган. Медицина мәктәбеннән Роберт Йолкен әнә шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр ителә The Lancet журналында. Бу хакта РИА Новости яза.

Тикшеренү кысаларында агымдагы елның 20 гыйнварыннан 1 августына кадәр 69 миллионнан артык кешегә медицина ярдәме күрсәтү статистикасы өйрәнелде. Мәгълүматлар электрон медкарталардан алынды, диелә хәбәрдә.

COVID-19 белән авыручыларының төшенкелек, йокысызлык һәм деменциядән интегүе ачыкланган. Өч ай дәвамында авыручыларның 20 процентына психиатрия белән бәйле диагноз куела. Моннан тыш, психик авырулары булган кешеләрнең коронавирус йоктыруы 65 процентка артыграк булуы да ачыкланган. Табиб Йолкен билгеләп үткәнчә, бу медицина ярдәме күрсәтү турында мәгълүматлар базасын өйрәнгән башка галимнәрнең нәтиҗәләренә туры килә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев