Логотип Идель
Эксклюзив

КОРОНАВИРУСКА КАРШЫ КӨРӘШКӘ – 2 МИЛЛИАРД 647 МИЛЛИОН СУМ

Татарстанда коронавируска каршы көрәшкә 2,7 миллиард сум бүленгән. Бу турыда республика Сәламәтлек министры Марат Садыков хәбәр итте.

Татарстанда коронавируска каршы көрәшкә 2,7 миллиард сум бүленгән. Бу турыда республика Сәламәтлек министры Марат Садыков хәбәр итте.

Әлеге сумманың 2 миллиарды – федераль акчалар, ә калганы – республика бюджетыннан.

Бу акчага “ковид” хастаханәләренә җиһазлар, компьютер томографлары, ИВЛ аппаратлары, ашыгыч ярдәм машиналары һәм шәхси саклану әсбаплары алалар.

Моннан тыш, әлеге акчага 5 портатив кечкенә лаборатория алалар. Алар ярдәмендә коронавируска җәһәт диагностика ясарга мөмкин. Әлеге лабораториянең икесен Казан хастаханәсенә, шулай ук Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама хастаханәләренә бирәләр.

Чыганак: kazanfirst.ru
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев