Коронавируска каршы прививка ясаганнарга КИҢӘШЛӘР
Коронавируска каршы прививкадан соң сәламәтлеккә игътибар белән карарга кирәк.
Коронавируска каршы прививкадан соң сәламәтлеккә игътибар белән карарга кирәк.
Вакцинадан соң кайбер кешеләрнең гриппка охшаган синдром барлыкка килергә мөмкин - температура күтәрелергә һәм башкалар. Бөтен кешедә дә мондый реакция булмаска мөмкин, ләкин бераз “авырып тору” билгеләре - нормаль күренеш. Бу очракта тән температурасын төшерүче, ялкынсынуга каршы препаратлар эчәргә мөмкин
Прививка ясаганнарга интенсив физик йөкләнешләр һәм сауна киңәш ителми. Шулай ук исерткеч эчемлекләр кулланмау зарур.
Вакцина кертүгә тулы иммуннитет җавабы 35-42 көн эчендә формалашачак, шуңа күрә вакцинациядән соң коронавирус йоктырмас өчен барлык саклану чараларын үтәргә кирәк. Бу вакыт эчендә битлек киеп йөрергә, социаль дистанцияне сакларга, шәхси гигиена кагыйдәләрен яхшылап үтәргә тәкъдим ителә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев