Логотип Идель
Эксклюзив

КОРОНАВИРУСТАН ДАРУЛАР КЕМ ӨЧЕН БУШЛАЙ?

Яңа коронавирус инфекциясеннән «Авифавир» даруы өйдә һәм хастаханәдә дәваланучы татарстанлылар өчен мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча каралган.

Яңа коронавирус инфекциясеннән «Авифавир» даруы өйдә һәм хастаханәдә дәваланучы татарстанлылар өчен мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.


Фото: Салават Камалетдинов

«Бу препарат хастаханәгә салыначак кешеләр өчен, һичшиксез, түләүсез, һәм дәвалау ОМС кысаларында башкарылачак. Күпчелек төбәкләрдә Covid-19 белән амбулатор дәвалануда булган пациентлар да бу даруларны бушлай алырга тиеш», - дип аңлатты спикер.

Даруханәләрдә яңа коронавирус инфекциясеннән даруларга бәяне министрлык түгел, ә җитештерүчеләр һәм даруханә челтәрләре урнаштырачак, дип искәртте министр урынбасары.

Жаворонков Татарстанда авыруларны дәвалауда бу даруга карата табибларның дәгъвалары булмавын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 авыруыннан амбулатор дәвалау өчен фавипиравир нигезендә ике препаратны кулланырга рөхсәт итте.
tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев